+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
23 июль 2021, 18:48

Профессионаллар чемпионатына тулысынча әзербез!

«Яшь профессионаллар" (Ворлдскиллс Россия) IX Милли чемпионатына берничә дистә илдән вәкилләр килүе көтелә.

Профессионаллар чемпионатына тулысынча әзербез!
Профессионаллар чемпионатына тулысынча әзербез!

Бүген видеоселектор киңәшмәсе форматында Русия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов рәислегендә «Яшь профессионаллар" (Ворлдскиллс Россия) IX Милли чемпионатының эшчец төркеме утырышы узды.

Чемпионат 25-29 августта узачак, вакыйгага әзерлек этаплары турында Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров сөйләде.

- Төп ярыш мәйданчыгында - Яшь Профессионаллар паркында павильон конструкцияләре төзелеше тәмамланды. Планлаштырылган җиһазлар сатып алынган. Чемпионаттан соң ул урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә таратылачак. Шулай итеп, колледжларда матди-техник база бөтен төбәк буенча 70 проценттан артык яңартылачак, - диде Андрей Назаров.

Конкурста катнашучылар 7 блокка бүленгән 105 һөнәри компетенциядә үз осталыкларын күрсәтер дип көтелә: төзелеш һәм төзелеш технологияләре; мәгълүмат һәм коммуникация технологияләре; иҗат һәм дизайн; җитештерү һәм инженерлык технологияләре; хезмәт күрсәтү өлкәсе; транспорт һәм логистика; мәгариф.

Республика командасы 103 компетенция буенча ярышларда катнашачак. Җыелма команда составында 498 кеше - 280 конкурсант һәм 218 эксперт бар. Ярышларда Русиянең 75 төбәгеннән 3000гә якын кеше катнашачак. Премьер-министр чемпионатны уздыру өчен эпидемиологик хәвефсезлек регламенты эшләнүен әйтте. Анда федераль хакимият вәкилләре катнашлыгында зур чаралар тәҗрибәсе, пандемия агымы һәм вакциналау темплары исәпкә алынган.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: