-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
23 июль 2021, 14:28

Табигый һәйкәлләрне саклау тагын да көчәйтеләчәк

Башкортстан Башлыгы тиешле документка кул куйды.

Табигый һәйкәлләрне саклау тагын да көчәйтеләчәк
Табигый һәйкәлләрне саклау тагын да көчәйтеләчәк

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика әһәмиятендәге табигать һәйкәлләренең саклау зоналарын булдыру турында указга кул куйды.

Сүз түбәндәге һәйкәлләр турында бара: «Куштау тавы», «Торатау тавы», «Карлыман мәгарәсе», « Тугар-Салган күле», «Охлебинин гипс мәгарәсе», «Зур Колпак кыясы». Саклау зоналарын булдыру әлеге табигать территорияләрен уңайсыз антропоген йогынтылардан сакларга тиеш.

Документ белән саклау зоналары турында тиешле нигезләмәләр расланды, аларда, аерым алганда, әлеге территорияләрдә тыелган һәм рөхсәт ителгән эшчәнлек төрләре санап кителгән.

Әлеге табигый һәйкәлләр урнашкан муниципалитетлар хакимиятләренә, махсус сакланучы табигать территорияләре режимын һәм аларның саклау зоналарын исәпкә алып, җир төзелеше һәм районны планлаштыруның территориаль комплекслы схемаларын эшләргә тәкъдим ителә.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: