-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
24 июль 2021, 19:55

Башкортстан буйлап сәяхәт итәм

Ә сез Сарваны, Уклы кыяны беләсезме?

Башкортстан буйлап сәяхәт итәм
Башкортстан буйлап сәяхәт итәм

Ә сез Сарваны, Уклы кыяны беләсезме? Юк икән - социаль челтәрләрдән файдаланучылар сөйләячәк һәм хәтта фотода да күрсәтәчәкләр. Ә аннары моны үз күзләрегез белән күрергә тәкъдим итәчәкләр.#Выбирайбашкортстан акциясе дәвам итә. Ул 8 июльдә старт алды, Башкортстан блогеры, амбассадоры, зур Көньяк Урал сукмагына нигез салучы Рәис Габитов үзенең Instagram сәхифәсендәге аккаунтында туган республикада туризмны яклау өчен онлайн-флешмоб башлап җибәрде.

"Сарва турында бер генә сүз әйтә алам - бу урын гаҗәеп табигать бүләге, ул үзенең матурлыгы, тирәнлеге белән таң калдыра, аның янәшәсендә энергия, сәламәтлек һәм көч туплыйсың. Без бик шат! Һәркем үз тәэсирләрен, яңа хис-кичерешләрен һәм яңа хис-тойгыларын ала. Мондый сәфәрләр балаларга нинди кичерешләр бүләк итүен белсәгез! Шуңа күрә аларга алга таба да сәяхәтләр оештырырга кирәк",

- дип язды үзенең социаль челтәрләрендә Башкортстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ирина Сухарева.

Ишембай районындагы «Торатау» геопаркының матурлыкларыннан «Башинформ» журналисты Станислав Шахов ләззәт алырга тәкъдим итә. Ул парк дүрт район - Ишембай, Стәрлетамак, Гафури, Мәләвез районнары территориясендә урнашкан.

"Кешеләр безгә килергә тиеш. Ә безгә аларны тәмле итеп ашатырга, урындагы халыкларның гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте белән таныштырырга кирәк»,

- ди флешмобта катнашучыларның берсе, республика ЮХХДИның элекке башлыгы

Динар Гыйльметдинов.

Соңгы постны үз социаль челтәрләрендә #выбирайбашкортстан флешмобы кысаларында Гафури районында Уклы кыяга багышлый. Бирегә Уфа-Архангель-Кызыл Җилем-Зирәк-Имәндәш маршруты буенча килә. Сәяхәтчеләрне Җилем елгасы аша асылмалы күпер каршы ала.

"Автомобильне сул як ярда калдырабыз һәм җәяү барабыз. Кыя янына чыккач, сезне искиткеч күренеш көтәчәк",

- дип аңлатты Динар Гыйльметдинов.

Акташ кыясы, шулай ук Киндерле мәгарәсе моннан 4 километр ераклыкта, агым буенча 6 километр югарырак.

Фото "Башинфрм".

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: