-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
24 июль 2021, 19:59

Кашкадан башкаланың йөзек кашы булачак

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфаның «Кашкадан» паркы территориясен төзекләндерү буенча киңәшмә үткәрде. Анда шәһәр хакимияте һәм подрядчы оешма вәкилләре катнашты.

Кашкадан башкаланың йөзек кашы булачак
Кашкадан башкаланың йөзек кашы булачак

Иҗтимагый киңлекне реконструкцияләү буенча масштаблы проект 2019 елда старт алды. Төзүчеләр Кашкадан күлен чистарттылар һәм тирәнәйттеләр, яңгыр канализациясе салдылар, тирә-юньне яшелләндерделәр. Күл периметры буенча көймәләр өчен причал, ял итү зоналары һәм Балык тоту мәйданчыгы булган пирслар урнаштырылачак. Шулай ук ярда комлы пляж барлыкка киләчәк, ә сулыкның үзәк өлешендә музыка фонтаны эшли башлаячак.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк республика җитәкчесе Радий Хәбиров эшләрне 2021 елның 11 октябренә кадәр төгәлләргә кушты.Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Сергей Греков хәбәр иткәнчә, объектта 70 кеше эшли. Паркны төзекләндерү расланган график нигезендә бара. Сентябрь ахырына кадәр күл чиста су белән тула.

– Бу Башкортстан башкаласы өчен әһәмиятле объект, без аны берничә этапта гамәлгә ашырабыз, - диде Сергей Греков. - Ял итү зонасыннан тыш, паркта төрле спорт корылмалары, шулай ук мәдәни-күңел ачу объектлары урнаштырачакбыз.

Башкортстан Башлыгы парк янындагы территорияне төзекләндерү һәм эшмәкәрлек башлангычларын гамәлгә ашыру өчен шартлар тудыру кирәклегенә игътибар итте.

– Без бик зур территорияне тәртипкә китергән искиткеч проектны тәмамлыйбыз, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. – Аны, һичшиксез, безнең халык  таләбенә туры килгәнчә, актив рәвештә тормышка ашырырга кирәк.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: