+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
24 июль 2021, 20:06

Совет мәйданы Уфа йөрәге булырга тиеш

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Совет мәйданын һәм аның янындагы Совет урамын төзекләндерүнең ничек баруын тикшерде.

Совет мәйданы Уфа йөрәге булырга тиеш
Совет мәйданы Уфа йөрәге булырга тиеш

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Совет мәйданын һәм аның янындагы Совет урамын төзекләндерүнең ничек баруын тикшерде. Совет мәйданын реконструкцияләү 2020 елның җәендә башлана.

Беренче проект Совет урамында иске зыян күргән агачларны кисүне күздә тоткан. Әмма уфалылар агачларны саклау мәсьәләсен күтәрде. Әлеге урынны төзекләндерү проектына Башкортстан шәһәрләрен үстерү институты да кушылды. Агачларны дендрологлар кабат тикшерде. Белгечләр фикеренчә, кайбер экземплярлар яхшы хәлдә һәм тагын берничә ел торырга мөмкин. Проектка 30 юкәне саклау өчен үзгәрешләр кертелде.

Совет мәйданында әле эшләр дәвам итә. Төзүчеләр территорияне 6 метрга киңәйтте, подрядчы оешма белгечләре фонтанны эшләтеп җибәрде. Якын арада биредә видеокүзәтү камералары һәм Интернетка чыбыксыз керү өчен база станцияләре монтажлана. Моннан тыш, Совет мәйданында Русия Герое, легендар 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе командиры Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл куелачак.

Совет урамын төзекләндерү проектында - юл полотносын яңарту, яңгыр канализациясен һәм тротуарларны төзекләндерү, яктырту системасын монтажлау, шулай ук Мифтахетдин Акмулла исемендеге Башкорт дәүләт педагогия университеты каршындагы «Студентлар» скверын һәм Нариман Сабитов исемендәге 1нче балалар музыка мәктәбе каршындагы скверны төзү.

Моннан тыш, Радий Хәбиров Пушкин урамыннан Октябрь революциясе урамына кадәр булган участокта транспорт хәрәкәтен чикләү мөмкинлеген карарга кушты. Шулай итеп, Совет мәйданы һәм аның янәшәсендәге территория җәяүлеләр зонасы булырга мөмкин.

- 2021 елның 1 сентябренә Уфа тарихи үзәгенең бу өлешен төзекләндерүнең төп этапларын тәмамларга кирәк, - дип йөкләде Радий Хәбиров. - Совет мәйданы һәм якын-тирә иҗтимагый киңлекне шәһәр халкы өчен хәвефсез итәргә, төзелеш чүп-чарын җыештырырга, транспорт агымы өчен киртәләр һәм бордюралар куярга кирәк.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: