Кичә Уфаның Дим районындагы сазлыкта бер кеше чак кына батып үлмәгән. Ашыгыч хезмәтләргә очраклы шаһитлар мөрәҗәгать иткән.
Вакыйга урынына тизада ар ашыгыч хезмәтләр вәкилләре килеп җиткән. Коткаручылар батучыны сазлыктан тартып алган. Ул 40 яшьлек урындагы кеше булып чыккан.
Бәхеткә, фаҗига булмый калган. Коткаручылар батучыны битараф булмаган шаһитлар ярдәме белән генә коткара алган.
Менә шулай, бездә дә кешене суырып алырдай сазлыклы урыннар бар. Якыннарыбызга һәм үзебезгә игътибарлы булыйк!
Фото: bash.news