Уфада яшәүчеләрдән шәһәрдә һаваның пычрак булуына кагылышлы шикаятьләр килүен дәвам итә. Моның турында бүген Хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә дә сүз булды.
Көньяк Урал төбәкара "Росприроднадзор" идарәсе һәм республиканың Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы әлеге мәсьәлә белән җитди шөгыльләнәләр. Әйткәндәй, соңгы вакытта гына да атмосфера һавасында 22 пычраткыч матдә булуга 2354 проба тикшерелде, 3946 тикшеренү үткәрелде.
7-22 июльдә Гагарин, Инициатив урамнарында, Ст. Александровка поселогының Известковая урамында, шулай ук Благовещен районындагы һавада фенолның, этилбензолның, ксилолның нормадан күбрәк булуы ачыкланган.
Фото: bashinform.ru