Уфада 17 яшьлек егет ювелир кибетен таларга уйлаган, әмма тиз арада хокук сакчылары кулына эләккән.
Билгеле булуынча, егет сатучыдан берничә бизәнү әйберен күрсәтүен сораган. Ышанычан кыз йөзекләрне "сатып алучы" алдына куйган, ләкин тиздән берсе җитмәгәнлеген аңлаган.
Кибет хезмәткәре шунда ук егетне тоткарларга росгвардиячеләрне чакырткан. Уфа егете йөзекне авызына яшергән булып чыга. Йөзекнең бәясе - 40 мең сум. Хәзер инде егеткә бу кылыгы өчен закон алдында җавап бирәсе булачак.
Фото: bash.news