+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
26 июль 2021, 10:06

Яңа платформа төгәл мәгълүмат бирәчәк

Росстат җитәкчесе Павел Малков беренче электрон халык исәбен алуга әзерлек турында сөйләде. Хәзер ведомство ФНС белән берлектә “Халык” санлы аналитик платформасы өстендә эшли.

Инде хәзер үк бу платформага Росстатка чарага әзерлек барышын күзәтергә мөмкинлек бирүче мәгълүматны йөклиләр. Мәгълүматлар атнага ике тапкыр яңартыла.
“Санлы аналитик платформа модульләренең бер өлеше октябрьгә эшләтеп җибәреләчәк, чөнки башта система, беренче чиратта халык санын алуга йомгак ясау өчен кулланылачак, дип планлаштырылган иде”, — дип билгеләп үтте Павел Малков.
Мәгълүматлар җыю башланганчы модуль старт ала, ул халыкның табигый хәрәкәте турындагы мәгълүматларда, туучылар һәм үлүчеләр, никахлар һәм аерылышулар күрсәткечләрен исәпкә алачак.
Халык санын алу вакытында платформа көн саен мәгълүматны яңартуга күчәчәк. Ул һәр планшетта күпме респондентлар узган, һәр торак пунктта халык санын алуның ничек баруын күзәтергә мөмкинлек бирәчәк.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: