+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
26 июль 2021, 15:51

Яшь гомерен үзе өзгән...

Дуслары, якыннары бу хәлгә һаман ышана алмый.

Яшь гомерен үзе өзгән...
Яшь гомерен үзе өзгән...

Кичә Ишембайда 24 яшьлек Руслан белән хушлаштылар, ул 21 июльдә үз-үзенә кул салган. Егетне мондый адымга нәрсә этәргәне билгесез. Дуслары да бу хәлгә бик гаҗәпләнә, Руслан шат күңелле, үз тормышын, эшен һәм әнисен яраткан булган.

Соңгы елда егет ярымфабрикатлар эшләгән, пироглар пешереп саткан. Шулай ук өйдә пешекче хезмәте дә күрсәткән. Ризык әзерләү аның яраткан шөгыле булган. Ул үзен дә, инвалидлыгы булган әнисен дә шул рәвешле тәэмин иткән. Әнисен бик яраткан булган ул.

Әнисенең Русланны җирләргә акчасы булмаганлыктан, аңа егетнең дуслары ярдәм иткән.

"Руслан, синең кебекләр бармак белән генә санарлык. Тыныч йокла", - ди аның дуслары.

Фото: ufa.kp.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: