+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
27 июль 2021, 14:43

"Кеше үтерүем сәбәпле, эштән бушатуыгызны сорыйм..."

Уфада яшәүче бер ир җитәкчесенә гариза язган.

"Кеше үтерүем сәбәпле, эштән бушатуыгызны сорыйм..."
"Кеше үтерүем сәбәпле, эштән бушатуыгызны сорыйм..."

Кичә "Росгвардия" хезмәткәрләренә Уфада яшәүче мөрәҗәгать иткән. Ул хезмәткәре дустын үтерүе турында сөйләвен әйткән.

Хокук саклаучылар машинада ике уфалыны тапкан. Аларның берсе сөйләгәнчә, аның хезмәткәре эштән китү турында гариза белән килгән. Мондый карарның сәбәбе - кеше үтерү.

62 яшьлек ир Агыйдел ярында 59 яшьлек танышы белән эчеп утырган булган. Алар арасында конфликт кабынып киткәч, ул, таш алып, дустының башына суккан. Алынган имгәнүдән бичара вакыйга урынында һәлак булган.

Шикләнелүче шундый ук мәддә буенча хөкем ителгән булган инде. Ирне җинаять эшен тикшерү өчен полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.

Фото: telegra.ph

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: