+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
28 июль 2021, 14:27

"Алтын башак"лылар Кандракүлдә ял итте!

Туймазыда эшләп килүче район һәм шәһәрнең иҗади көчләрен бергә туплаган “Алтын башак” әдәби берләшмәсенә йөрүче каләм тибрәтүчеләрнең чираттагы очрашуы табигать кочагында – Кандракүл буенда узды.

"Алтын башак"лылар Кандракүлдә ял итте!
"Алтын башак"лылар Кандракүлдә ял итте!

Туймазыда эшләп килүче район һәм шәһәрнең иҗади көчләрен бергә туплаган “Алтын башак” әдәби берләшмәсенә йөрүче каләм тибрәтүчеләрнең чираттагы очрашуы табигать кочагында – Кандракүл буенда узды.

Быел безне Кандра-Төмәкәй авылында берләшмә әгъзасы Лира Гыйниятуллина бик кунакчыл кабул итте.

Башта рәхәтләнеп су коендык. Күлнең озынлыгы 7 чакрым тирәсе, киңлеге 3-4 чакрымлап. Берләшмә әгъзасы, шушы Кандракүл буенда урнашкан авылларның берсе Кандра-Котыйда яшәүче Наҗия апа Гәрәева су коенганда хатирәләре белән бүлеште: “Минем әти диңгезче булып 7 ел хезмәт иткән. Ул күлне аркылыга йөзеп чыга иде. “Судан курыкмаска, җаен белеп йөзәргә кирәк. Ул үзе сине өскә күтәрә”, - ди иде”.

Су кереп кайткач, каләмдәшләр иҗат җимешләре белән бүлеште. Тамара Фәрваева, Минзадә Абрарова, Зөлфия Сафина, Лилия Шәяхмәтова, Альмира Хәкимова шигырьләрен укып ишеттерделәр. Люция Фәтхетдинова белән Ләлә Абзалова каләмдәшләрен сәламләде. Наҗия Гәрәева үз җырларын башкарды. Ә Тәгълилә Гузина кулыннан баянын төшермәде. Ярты төн узганчы, баян моңына кушылып, татар халкының моңлы җырларын башкардык. Арабызда “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррир урынбасары, райондашыбыз Резеда Нуртдинова да бар иде. Ул берләшмә әгъзаларының әсәрләре чыккан “Кызыл таң”, “Тулпар” саннарын тапшырды, чын күңелдән барыбызга да иҗади уңышлар теләде.

Икенче көнне генә, тәннәребезгә һәм җаннарыбызга никадәр сихәт өстәлгәнен сизеп-тоеп, таралыштык. Исән-сау булып, тагын да очрашырга язсын!

Бу җәйге көн, Кандракүл буендагы матур очрашу бик озак хәтеребездә сакланыр.

Әлфия ШӘЙХЛИСЛАМОВА.

Туймазы районы, Кандра авылы.

 

Әлфия Шәйхлисламова фотосы.

 

Автор:Резеда Нуртдинова
Читайте нас: