+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
16 август 2021, 18:59

Ырынбурга юл еракмы?

Ерак та түгел, кыйбат та түгел. Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдәге сәхифәсендә яза.

Ырынбурга юл еракмы?
Ырынбурга юл еракмы?
 
 


"Ирешелгәннәрдә тукталып калмыйбыз, - ди ул. - Апрель аенда без Уфадан Күмертауга һәм янә башкалага «Орлан» экспресс-поездын эшләтеп җибәрдек. Пассажирлар аны югары бәяләде, һәм июнь аенда без тагын бер рейс өстәдек.

5 айда инде 24 000 пассажир әлеге уңайлы һәм тиз маршруттан файдаланган. Без алга таба барабыз һәм сентябрьдә үк бу тиз йөрешле поездны Ырынбурга кадәр озайтачакбыз.

Юл вакыты 6 сәгатьтән кимрәк булачак.

Безнең «Орлан» Уфа, Стәрлетамак, Салават, Меләвез, Күмертау, Ырынбурны тоташтырачак. Бу юнәлешләрне алга таба да үстерәчәкбез".
 
Фото: "ВКонтакте"
Автор:Резида Валитова
Читайте нас: