-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
25 август 2021, 15:33

«Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проекты зур мөмкинлекләр ача

Бүген махсус килешүгә кул куелды.

«Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проекты зур мөмкинлекләр ача
«Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проекты зур мөмкинлекләр ача
Бүген махсус килешүгә кул куелды.

«Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында Башкортстан Хөкүмәте белән «Вагоноремонт заводы» акционерлар җәмгыяте арасында үзара хезмәттәшлек турындагы килешүгә республика Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов һәм «Вагоноремонт заводы» җәмгыятенең генеральный директоры Алексей Самоукин кул куйдылар.

Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру проектын гамәлгә ашыруда Уфаның халыкара аэропорты белән дә хезмәттәшлек итәргә килештеләр. Документка Рөстәм Моратов һәм “Уфа” халыкара аэропорты” җәмгыяте генеральный директоры Александр Андреев кул куйдылар.

"Яшь профессионаллар" Милли чемпионатының (WorldSkills Russia) финалы кебек мөһим чарада килешүгә кул куеп, зур җаваплылык тоясың. Уку һәм төрле стажировкалар икътисадны профессиональ яшь кадрлар белән тәэмин итү мөмкинлеге бирә, ә чемпионат мәйданчыгында узучы ярышларда катнашучылар үз компетенцияләрен арттыра, бу, һичшиксез, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга китерә. Предприятиеләр өчен милли проектта катнашу яңа җитештерү культурасын формалаштыруга һәм алдынгы идарә, оештыру һәм технологик чишелешләрне кертүгә ярдәм итә", - диде беренче вице-премьер, Башкортстанның икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов.

Милли проектта катнашу предприятиеләргә җитештерү процессларын оптимальләштерү проектларын гамәлгә ашырганда хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә Төбәк компетенцияләр үзәге экспертларының методологик ярдәменнән бушлай файдаланырга мөмкинлек бирә.

Төп эш предприятиеләр мәйданчыгында алып барыла.

Финанс чаралары сыйфатында сәнәгать үсеше федераль фондының инвестиция максатларына ташламалы заем рәвешендә ярдәм итү, табышка салым суммасын киметү рәвешендә салым преференциясе каралган.
Предприятиенең укыту юнәлешләре кысаларында «Җитештерүчәнлек лидерлары» программасы буенча идарә күнекмәләрен арттырырга, экспорт мөмкинлекләрен киңәйтергә һәм тышкы базарларга чыгарга, «Экспорт үсеше Акселераторы» программасы буенча рационализаторлык проектларын формалаштыруда катнашырга мөмкин.
«Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проекты Русия Президенты Владимир Путинның 2018 елгы май указы нигезендә расланды һәм илдә хезмәт җитештерүчәнлеген 2024 елга 5 процентка арттыру өчен шартлар тудырырга тиеш.

#WorldSkillsRussia #Нацфинал2021 #НацфиналУфа

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: