-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
27 август 2021, 23:37

"Чемпионатта катнашучылар эшкә урнашачак"

Айбулат Хаҗин журналистлар белән аралашты.

"Чемпионатта катнашучылар эшкә урнашачак"
"Чемпионатта катнашучылар эшкә урнашачак"

БСТ телеканалына интервьюда Башкортстан мәгариф министры Айбулат Хаҗин Уфада "Яшь профессионаллар" милли чемпионаты финалын үткәрү республика өчен нинди файда китерәчәге турында сөйләде.

Безнең республика өчен зур табыш - Уфада Worldskills Russia IX Милли чемпионатының финалын уздыру. Әлбәттә, бу авыр, катлаулы бурыч иде. 105 компетенция буенча чемпионатны уздыру өчен мәйданчыклар, 170 мең квадрат метрдан артык мәйдан булдырырга кирәк иде, республика бюджетыннан 750 миллион сумга заманча җиһазлар сатып алынган, бер өлешен иганәчеләр һәм партнерлар биргән. Җиһазлар чемпионаттан соң республика колледжларына китәчәк, бездә дөнья стандартлары нигезендә булдырылган заманча уникаль остаханәләр барлыкка киләчәк. Бу - безнең урта һөнәри белем бирү системасы өчен зур файда.

Хәзер без чемпионат тәмамлангач җиһазларны тапшыру буенча барлык кирәкле норматив базаны эшлибез.

Безнең җыелма команданың һәр катнашучысы югары нәтиҗәгә иреште инде - милли чемпионат финалында катнашучы булды. Һәм алар барысы да эшкә урнаштырылырга тиеш. Монда безнең кыенлыклар юк: бу яшьләр артында - зур эш бирүчеләр. Чемпионат балаларга - үзләрен тәкъдим итәргә, ә эш бирүчеләргә үзләренә югары квалификацияле белгечләр табарга мөмкинлек бирә. #НацфиналУфа #Нацфинал2021 и #WorldSkillsRussia

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: