-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
27 август 2021, 19:56

Русия Табигать күзәтчелегенең Көньяк-Урал идарәсе җитәкчесе белән очрашты

27 августта Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Көньяк-Урал төбәкара идарәсенең яңа җитәкчесе Роман Болотов белән очрашты.

Русия Табигать күзәтчелегенең Көньяк-Урал идарәсе җитәкчесе белән очрашты
Русия Табигать күзәтчелегенең Көньяк-Урал идарәсе җитәкчесе белән очрашты
Алар ведомствоара хезмәттәшлекне үстерү һәм төбәкнең сәнәгать предприятиеләре эшчәнлеген контрольдә тоту механизмнарын камилләштерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Республика Башлыгы билгеләп үткәнчә, агымдагы елда Башкортстанда җир асты байлыкларыннан файдаланучылар эшчәнлеге һәм җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендә хокук бозуларны кисәтү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия төзелгән. Бу эшне системалаштыру өчен төбәкнең көньяк өлешендә, Урал аръягында республика Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы вәкиллеге ачыла.

Экологик хәлне яхшырту мәсьәләләре буенча Радий Хәбиров Русия Президенты Владимир Путин белән очрашуда фикер алышты, ул республиканың экологик балансын тергезү һәм сәнәгать предприятиеләренең зарарлы матдәләр чыгаруын катгый контрольдә тоту буенча актив позициясен хуплады.

Фото: Башкортстан Башлыгы сайтыннан.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: