+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
27 август 2021, 10:54

Уфа WorldSkills башкаласы була ала!

Моның өчен бездә ныклы нигез бар.

Уфа WorldSkills башкаласы була ала!
Уфа WorldSkills башкаласы була ала!
Сәнәгать, беренче чиратта машина төзү үсеше югары дәрәҗәдәге шәһәр буларак, Уфа"WS башкаласы" статусына дәгъва итә ала.

Мондый фикерне «ОДК-УМПО» җәмгыятенең идарәче директоры, Русия Машина төзүчеләр берлегенең Башкортстан төбәк бүлеге рәисе Евгений Семивеличенко Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның Уфада ел саен WorldSkills Russia чемпионаты финалын уздыру тәкъдименә җавап итеп белдерде.

"Ресурслар һәм һөнәри осталык чемпионатларының мөһимлеген аңлау күзлегеннән караганда, моның өчен күп кенә нигез бар инде. Шул исәптән катнашучыларның сыйфатлы күнегүләр белән шөгыльләнүе һәм тәҗрибә алмашу өчен җитештерү мәйданчыклары. ОДК-УМПО базасында ачылган Ростехның яңа җитештерү-укыту үзәге, ул барлык кирәкле җиһазлар белән җиһазланган, нәкъ менә шушы максатка туры килә", - диде ул.
25 августта Уфада "Ростех" Дәүләт корпорациясенең авиация кластерының җитештерү-укыту үзәге ачылды.

Үзәк Уфа машина төзү колледжларының укыту остаханәләре эшли торган ОДК-УМПО җитештерү мәйданчыгы территориясендә урнашкан.


#НацфиналУфа #Нацфинал2021 и #WorldSkillsRussia

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: