+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
31 август 2021, 16:23

Бүре кешеләр алдына чыккан...

Әбҗәлил районында була бу хәл.

Бүре кешеләр алдына чыккан...
Бүре кешеләр алдына чыккан...

Рәсми мәгълүматларга караганда, Башкортстанда апрельдән урман янгыннарында 12,3 мең гектардан артык җир зыян күргән. Бу җәһәттән кыргый хайваннар кешеләр яшәгән урыннарга чыга. Бу юлы вакыйга Әбҗәлил районының Кырдас авылында була.

Кырдас халкы әйтүенчә, көпә-көндез авылга бүре килгән. Аны күрүче ерткычны видеога төшергән. Кадрларда бик ябык хайван сурәтләнгән, гаҗәпкә каршы - бүре кешегә карата агрессия яки курку белдермәгән, ә тыныч кына урам буйлап йөргән.

Урындагы халык фикеренчә, бүреләр авылга яшәү тирәлегендә азык-төлек булмау, урман янгыннары аркасында килгән. Авыл халкы фикеренчә, соңыннан ерткычлар ачлыктан йорт хайваннарын аулый башларга мөмкин.

Кырдас авыл советында безгә хәбәр ителгәнчә, бу хәлдән соң бүреләр бүтән күренмәгән. Кешеләрнең гомере һәм хәвефсезлегенә куркыныч янамый.

Фото: aminoapps.com

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: