+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
31 август 2021, 09:38

Хезмәт бәйрәме Уфаны гөрләтте!

Киләчәктә исә “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) – Милли чемпионатының финалы, ихтимал, Башкортстанда даими үтәчәк илкүләм чарага әверелер.29 августта Уфаның “Ватан” паркында “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) – 2021 IX Милли чемпионатының финалын ябу тантанасы узды. Анда Русиянең мәгариф министры Сергей Кравцов, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Русиянең фән һәм югары белем министры урынбасары Айрат Гатиятов, Русия Президентының Иҗтимагый проектлар буенча идарәсе башлыгы урынбасары Александр Журавский һәм һөнәри осталыкны үстерү агентлыгының (Ворлдскиллс Россия) генеральный директоры Роберт Уразов катнашты.

Хезмәт бәйрәме Уфаны гөрләтте!
Хезмәт бәйрәме Уфаны гөрләтте!
— Бүген без Уфада атна буе барган искиткеч зур чараны ябуда катнашабыз. Оештыручыларга һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка аны уздырган өчен рәхмәт белде­рәсем килә. Ышанам, чемпионат республика һәм ил үсешенә ярдәм итәчәк. Бу эшче һөнәрләрне пропагандалау өчен яхшы этәргеч, — диде Сергей Кравцов.
— Кемдер — җиңүче, кемдер — призёр. Ләкин сезнең арада бер генә җиңелүче дә юк. Чөнки сез барыгыз да — чын профессионаллар. Монда сезгә остазлар һәм укытучылар ярдәм итте. Бу көннәрдә без барыбыз да дуслар булдык, сезнең хезмәт сөю­чәнлегегез, осталыгыгыз һәм яшьләрчә кыюлыгыгыз белән горурланабыз, — диде Радий Хәбиров һәм чемпионатта катнашучыларны яңадан республикада кунакка көтәчә­гебезне белдерде.
Айрат Гатиятов республика җитәкчесенең Уфаны WorldSkills чемпионатының йорты итү тәкъдимен тулысынча хуплавын белдерде һәм оештыручыларга җылы кабул итүләре һәм ярышларны югары дәрәҗәдә үткәрүләре өчен рәхмәт белдерде.
— Бүген без биредә шул­кадәр якты һәм акыллы кешеләрне күрәбез, — диде Александр Журавский. — Соңгы елларда WorldSkills чемпионатында яңа актуаль компетенцияләр буенча конкурслар барлыкка килде. Шунысы сөендерә, аларда бик күп бала ярыша.
— Конкурста катнашучыларга зур рәхмәт: өч көн чыгыш ясау бик авыр — чыннан да катлаулы көрәш булды. Сез барысын да җиңдегез! Призерларны котлыйбыз, бүген дә алар игътибар үзәгендә булачак. Әмма финалның һәр катнашучысы — шәхес, — дип тәэс­соратлары белән уртаклашты Роберт Уразов. — Сез дөрес юнәлештә барасыз. Һөнәрендә һәркем үсеш алып, сез барыгыз да бу һөнәрне бергәләп үстерәсез.
Биш көн дәвамында илнең 76 төбәгеннән 2000 катнашучы җиде блокка бүленгән 105 һөнәри компе­тенциядә үз осталыкларын күрсәтте: мәгариф, иҗат һәм дизайн, төзелеш, мәгълүмат һәм коммуникация, транспорт һәм логистика, җитеш­терү һәм инженерлык технологияләре, хезмәт күрсәтү өлкәсе. Бу чемпионатны уздыру тарихында һөнәрләрне иң киң колач­лау.
Арытаба Сергей Кравцов, Радий Хәбиров һәм башка җитәкчеләр һәр компетенциядә җиңү­че­ләргә һәм призёрларга медальләр тапшырды.
Гомумкоманда зачеты нәтиҗәләре буенча берен­челекнең абсолют чемпионы дип Мәскәү җыелма командасы танылды. Татарстан медаль зачеты йомгаклары буенча һәм 700 баллы шкала буенча рейтингта төбәкнең позициясен исәпкә алып, беренче урынны алды. Икенче урынны Башкортстан һәм Санкт-Петербург командалары бүлеште. Өченче урынга Мәскәү өлкәсе лаек булды.
Башкортстан җыелма командасына 280 конкурсант һәм 218 эксперт керде. Ул катнашучылар арасында иң күренеклесе булды.
Бу чара эшлекле очрашуларга, сөйләшүләргә дә бай булды. 29 августта Сергей Кравцов, Радий Хә­биров һәм Роберт Уразов WorldSkills Russia чемпионатын ябу тантанасы алдыннан журналистларның сорауларына җавап бир­деләр.
Сергей Кравцов чара­ның уникаль булуын бил­геләде.
— Финал 25 августта старт алуы белән дә үзенчәлекле. Нәкъ шул көнне Русия Дәүләт Советы Прези­ди­умы­ның гомуми белем бирү мәсьәләләре буенча утырышы узды. “ОДК-УМПО” базасында Ростех­ның җи­тештерү-уку үзәген ачтылар. Боларның барысы да бүген урта һөнәри белем бирү системасын үстерүгә зур игътибар бирелүе турында сөйли.
— Без Башкортстан Башлыгы Радий Фәрит улы белән, чыннан да, Уфада ел саен чемпионатлар уздыру мөмкинлеген карадык. Бу — катлаулы мәсьәлә, әмма аны хәл итеп була. Мин монда Ворлдскиллс агентлыгы да кушылыр дип бик өметләнәм. Уртак тырышлык белән без бу мәсьәләне хәл итәрбез. Чөнки бүген демонстрацион мәйданчыклы җитди федераль үзәк кирәк. Анда чемпионат үзе генә үткәрелеп калмаячак, төрле методикалар, шул исәптән ком­панияләр катнашлыгында эшләнәчәк, — диде Сергей Кравцов.
Шушы ук көнне Сергей Кравцов һәм Радий Хә­биров Уфа буйлап экскурсия ясадылар.
Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты ректоры Салават Сәгыйтов вузга керү кампаниясенең нәтиҗәләре турында сөй­ләде.
— Безнең абитуриентларда БДИның уртача баллы – 68,32, — диде ректор. — Чит ил студентлары саны узган ел белән чагыштырганда өчтән бер тапкырга артты. Без даими рәвештә педагогик белем­нәр, кабул итү комиссиясе эшенә мониторинг үткәрә­без. Элек абитуриент документларны кабул итү өчен ике сәгать­тән артык вакыт сарыф иткән, ә комиссия әгъза­ларының хезмәт хакы сигез мең сум булган. Без сакчыл техно­логияләр керттек. Нәтиҗә­дә, документларны кабул итү ярты сәгатькә кадәр кимеде, ә хезмәт хакы 30 мең сумга кадәр артты.
Совет мәйданында республика Башлыгы Радий Хәбиров Русия Герое, легендар комдив, генерал-майор Миңнегали Шәй­мора­товка һәйкәл кую һәм тиздән бу территориянең ничек үзгәрәчәге турында сөйләде. Заһир Исмәгый­лев исемен­дәге Уфа дәүләт сәнгать институты студентлары ачык һавада музыка чаралары уздырачак. Мәйдан Уфада яшәүче­ләрне һәм кунакларны җәлеп итү урыны булачак.
Башкортстан белән идарә итү үзәгенә визиты кысаларында Сергей Кравцов Ковидка каршы үзәктә булды. Аны төбәкнең медицина учреждениеләре эше­нә ярдәм итү өчен коронавирус пандемиясенең кызган чагында ачтылар.
Шулай ук Сергей Кравцов һәм Радий Хәбиров Ростех дәүләт корпора­ция­сенең авиация клас­терының 25 августта эшли башлаган яңа җитештерү-уку үзәгендә булдылар. 14,5 мең квадрат метр мәйданда җитештерү участоклары, уку класслары һәм лабо­ратория­ләр урнашкан. Аларга 200 берәмлектән артык заманча җиһаз куел­ган, шул исәптән 150 эре габаритлы станок, алар арасында – Стәрлета­мактагы “Стан” компаниясе җитеш­тергән санлы программа идарәсе булган фрезер эшкәртү үзәкләре.
Республика Башлыгы һәм Русиянең мәгариф министры яңа үзәк биналарын карадылар һәм белем бирү процессының үзенчә­лек­ләре белән таныштылар.
“ОДК-УМПО” җәмгыяте җитәкчесе Евгений Семивеличенко билгеләвенчә, би­редә белем бирүне отышлы система буенча оештырганнар. Яңа җиһазл­арны шул ук вакытта яшь белгечләр өчен укыту программаларында да, җи­тештерү процессында да кулланалар.
Башкортстан Башлыгы республика сәнәгатенең кадрлар потенциалын үс­терүдә яңа үзәкнең ролен югары бәяләде.
— Хезмәт базарында заманча эшче һөнәрләргә ихтыяҗ бик югары. Безнең икътисад, бигрәк тә сәнәгать тармакларында, шактый тиз үсә. Яңа технологияләр һәм җиһазлар барлыкка килә, алар белгечләр әзерләүгә югары таләпләр куя, — дип билгеләде Радий Хәбиров. — Русиянең Мәгариф министрлыгы белән хезмәт­тәшлектә бу эш үз җи­мешләрен бирәчәк.
Моңа кадәр, 26 августта исә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров WorldSkills Russia – 2021 финалының эшлекле программасының пленар утырышында катнашты. Аның темасы – “WorldSkills нәтиҗәлелеге ил күләмен­дә: чемпионатта катнашудан алып гомум­дәүләт проектын гамәлгә ашыруга кадәр”.
Дискуссия спикерлары – Русия мәгариф минист­рының беренче урынбасары Александр Бугаев, Ворлдскиллс Россия генеральный директоры Роберт Уразов, Новгород өлкәсе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Анна Тимофеева, Русиянең транспорт университеты ректоры Александр Климов, Мәскәү дәүләт мәгариф комплексы директоры Игорь Артемьев. Алар һөнәри осталык чемпионатларын уздыруның нәтиҗәлелеге, шулай ук аларның Русиядә гомум­дәүләт проектларын г­а­мәлгә ашыруга һәм сәнәгать сәясәтенә йогынтысы турында фикер алыштылар.
Роберт Уразов Радий Хәбировның чемпионатны ел саен Башкортстанда үткәрү теләген шәрехлә­гәндә, аның бик кыйммәтле һәм кызыклы булуын билгеләп үтте.
— “Яшь профессионаллар” чемпионаты — катлаулы чара. Асылда, бу кыска вакыт эчендә 100 завод төзү кебек. Без сезнең тәкъдимне федераль үзәк­тәге коллегалар белән тикшерәчәкбез, — диде Роберт Уразов.
Арытаба Уфада Радий Хәбиров һәм Роберт Уразов “Яшь профессионаллар паркы”нда булдылар.
“Геоскан” компанияләр төркеме стендында төбәк җитәкчесе Башкортстанда пилотсыз вертолётлар һәм аэротакси чыгару мөмкин­лек­ләрен бәяләде. “Геоскан-Уфа” предприятиесе үз эшен 2021 елда башлап җибәрде һәм киләчәктә республиканың авиация кластерының бер өлеше булачак. “Геоскан” җитәк­чесе Алексей Семенов сүзлә­ренчә, Башкортстан белән хезмәттәшлек пред­прия­тиенең үзен дә, мондый техника җитеш­терүдә төбәкнең компе­тенция­ләрен дә арттырырга мөмкинлек би­рәчәк.
Радий Хәбиров һәм Роберт Уразов авиатөзелеш өлкәсендә инновацион эш­ләнмәләр белән УДАТУ стендын карады. Авиапром өчен кадрлар әзерләүдә республика икътисады өчен “Авиация техникасына хез­мәт күрсәтү” компетенциясе актуаль булып тора.
Радий Хәбиров һәм Роберт Уразов шулай ук “Авыл хуҗалыгы машиналарын файдалану”, “Эстетик косметология”, “Стоматология”, “Парикмахер сән­гате” һәм башка юнәлешләр буенча экспертлар белән аралашты.
Төбәк башлыгы try-a-skill профориентация активлы­гының интерактив мәйдан­чыкларын да карады (“үзең­не һөнәрдә сынап кара”). Биредә барлык теләү­челәр робот яки мини-экскаватор белән идарә итә, Җир юлдашын пилотлаштырырга һәм беренче медицина ярдәме күрсәтергә өйрәнә, виртуаль аппаратта ябыштыру эшләрен башкара, электросхема җыя һәм аны 3D-форматта бастыра ала. try-a-skill зоналарында дүрт профильле маршрут эшли: “Креатив һөнәрләр һәм мәгариф”, “Җитештерү, инженерия һәм санлы тех­нологияләр”, “Хезмәт күр­сәтү өлкәсе”, “Төзе­леш технологияләре”.
— “Яшь профессионаллар паркы”нда булганнан соң иң яхшы тәэссоратлар калды. Биредә чын хезмәт бәйрәме, һөнәр бәйрәме, — диде Радий Хәбиров. — Безгә 76 команда килде. Һәм миңа аларның үзләрен ничек хис итүләрен, безнең алар өчен никадәр яхшы шартлар тудырганыбызны аңлау мө­һим иде. Кемнән сорасак та, барысы да бик канәгать.
Төбәк Башлыгы сүзлә­ренә караганда, чемпионатны уздыру эшче һөнәр­ләрнең һәм һөнәри бе­лемнең абруен күтәрүгә ярдәм итә, яшьләрне үз-үзләрен тормышка ашыру өчен мөмкинлек бирә.
— Белгечләр саны артуы сөендерә. Катнашучылар 105 компетенция буенча ярышты. Киләчәк мәгълүмат технологияләре белән бәйле белгечлекләр барлыкка килә. Чемпионат заман белән бергә атлый, — дип ассызыклады Радий Хәбиров. — Безгә квалификацияле хезмәт ресурслары кирәк. Һәм чемпионат ярдәмендә без һөнәр сайлауда яшьләргә яхшы стимул бирәбез.
Чыннан да, берничә көн Уфада дәвам иткән бу чемпионат, хезмәт бәйрәменә әверелде. Эшче кулларның ил һәм республика үсе­шендә никадәр кирәк булуы сер түгел. Киләчәктә бу һөнәр ияләренең абруе тагы да үсәр дигән теләктә калыйк.
 

#НацфиналУфа #Нацфинал2021 #WorldSkillsRussia

Гөлия Гәрәева.


Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: