-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
31 август 2021, 16:30

"Ичмасам өченче урын булса иде"

WorldSkills Russia - 2021 чемпионатының Милли финалында алтын медаль яулаган Сибай кызы илдә иң яхшы хатын-кыз блузонын теккән.

"Ичмасам өченче урын булса иде"
"Ичмасам өченче урын булса иде"

Уфада тугызынчы WorldSkills Russia - 2021 чемпионатының Милли финалы җиңүчесенең алтын медален һәм мактаулы исемен Сибай кызы Алёна Волостнова алды. Кыз илдә үсмерләр арасында (14-16 яшь) "Мода технологияләре" компетенциясендә иң яхшысы буларак билгеләнде.

Алёна быел 5нче Сибай мәктәбен тәмамлаган һәм Уфа технология һәм дизайн колледжына укырга кергән. Үз тормышын тегү белән бәйләргә күптән уйлаган булган.

"Миңа һәрвакыт тегү ошый иде, шуңа күрә әти-әни мине шундый түгәрәккә бирде. Мине укытучы Зөлфия Камилевна күреп алды һәм "Ворлдскиллс" ярышларына әзерләгән Лилия Рамилевна Касимгуловага тапшырды, - дип уртаклашты чемпионатның Милли финалы җиңүчесе.
Алена ярышларга ике ел әзерләнә. Узган ел ул төбәк этабында икенче урынны яулаган, ләкин күңелен төшермәгән һәм быел финалга чыгып, федераль дәрәҗәдә алтын медаль яулады.

"Бу бик зур хезмәт һәм тәҗрибә, - ди кыз. - Дәрестән соң һәр көн саен тренировкага йөгердем һәм остазлар белән күнекмәләрне шомарттым. Барысына да өлгерергә тырыштым. Сәхнәдә басып торганда, өченче урын булса иде, дип уйладым. Нәтиҗәдә көткәнгә караганда күпкә яхшырак килеп чыкты".

Алёна Волостнова дүрт көн эчендә Русиядә иң яхшы хатын-кыз блузонын теккән. Уфа колледжы студенты әйүенчә, аның "Ворлдскиллс"тагы чыгышлары моның белән генә тәмамланмаган, ди. Булачак дизайнер ярышларны дәвам итәргә һәм тагын бер медаль яуларга җыена.


#НацфиналУфа #Нацфинал2021 #WorldSkillsRussia

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: