10 яшьлек малайның токка сугылуы турында язган идек. Исегезгә төшерәбез, бала уен вакытында трансформаторга ябышкан һәм көчле пешүләр алган иде. Аны Уфа дәваханәсенә күчерделәр, ул алты операция кичерде. Хәзер Илназ яңадан яшәргә өйрәнә, ә әти-әнисе көнкүрешне аңа кулайлаштырырга тырыша.
"Беренче көнне - шок халәте, икенчесендә инде тынычланасың, ә өченчесендә моңа күнегә башлыйсың. Нәтиҗәдә, мин реанимациядә булган бишенче көнгә чынбарлыкны кабул итә башладым", - ди малай.
Ай ярым вакыт узгач, Илназ үзенең туган ягына - Туймазы районына кайта. Катетерларын салдыргач, малай яңадан язарга өйрәнә башлый. Ике атна буена мәктәп укучысы аяк бармакларында ышанычлы итеп ручка тотарга һәм хәтта тигез сызыклар сызарга өйрәнде. Исегезгә төшерәбез, малайның терсәгенә кадәр ике кулын да кистеләр.
Бүген Илназ 4нче сыйныфка бара. Тик дуслары белән түгел, ул өйдә укыячак. Хәзер гаилә инвалидлык алу өчен документлар җыя. Шуннан соң алар протезга чиратына баса алачак.
Фото: newsbash.ru