"Якташларыбызның туган төбәгенә ничек ярдәм итүенә йөзләгән мисал бар: кем акча бирә, кем ФАП ремонтлый, кем балалар мәйданчыгы төзи, яки чишмәне тергезә...
Бу проектка республикадан читтә яшәүче якташларыбызның кушылуы икеләтә күңелле.
Куергазы районының Иске Мораптал авылында туып-үскән, бүгенге көндә Мәскәүдә яшәүче якташыбыз (ул үз фамилиясен атамауны сораган), менә шулай авыл мәктәбен ремонтлаган. Рәхмәт!"