+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
4 сентябрь 2021, 20:50

Сабантуйдан - мәгарифкә

"Инвестсабантуй" барышында белем бирү учреждениесе нигезенә капсула салыначак.

Сабантуйдан - мәгарифкә
Сабантуйдан - мәгарифкә


2021 елның 10 сентябрендә Башкортстан Республикасының Сибай шәһәрендә үтәчәк Өченче Бөтенрусия «Урал аръягы-2021» инвестицион Сабантуеның төп вакыйгаларының берсе - биредәге 6нчы шәһәр мәктәбе бинасын төзи башлау хөрмәтенә капсула салу булачак.

Сибай шәһәренең 6нчы мәктәбенә 68 ел, ул 1953 елда файдалануга тапшырыла, 1989 елда учреждениегә янкорма төзелә. Экспертлар мәгълүматлары буенча, бүген бинаның тузуы 70 процент тәшкил итә. Аның түбәсе, фасады, тәрәзәләре, бүлмәләре, идән-түшәмнәре тузган. Вентиляция, электр һәм су белән тәэмин итү системаларын тулысынча алыштыру зарур.

Мәктәп бинасында кайнар су белән тәэмин итү юк, шуңа азык-төлек блогына һәм бәдрәф бүлмәләренә электр җылыткычларын сатып алуга чыгымнар сорала. Мәктәпнең матди-техник базасы, мебель һәм җиһазлар яңартуны һәм алыштыруны таләп итә.

«Урал аръя-2021» өченче Бөтенрусия инвестицион Сабантуе барышында көтеп алынган вакыйга – 725 урынга исәпләнгән 6нчы мәктәпнең яңа бинасына капсула салу булачак.

Хәзерге вакытта төзелеш мәйданы билгеләнде, проектлауга техник бирем әзерләнде, ул «Башкортстан Республикасы дәүләт экспертизасы идарәсе»нә килештерү өчен җибәрелде.

Проектның якынча бәясе 8 миллион сумнан артык тәшкил итә.

Исегезгә төшерәбез, форумны оештыручылар - Стратегик башлангычлар агентлыгы һәм Башкортстан Республикасы Хөкүмәте.
"Инвестсабантуй" секцияләрен үткәрү барышында "Роспотребнадзор"ның барлык тәкъдимнәре дә исәпкә алынды. Чаралар уздырылган көнне теркәлгәндә ким дигәндә 72 сәгать сроклы ПЦР-тестны күрсәтергә кирәк.

"Инвестсабантуй"га журналистлар һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләр чакырыла. Чарага аккредитацияне түбәндәге сайтта алырга мөмкин: https://forum-zauralye.com/


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: