+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
8 сентябрь 2021, 11:45

"Әнием хисапчы иде..."

Республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрләрдә түбәндәге постны урнаштырган.

"Әнием хисапчы иде..."
"Әнием хисапчы иде..."
"Һәр җитәкченең уң кулы - аның финанс командасы булуы һәркемгә мәгълүм. Предприятиенең, төбәкнең, гомумән, илнең уңышы әлеге кешеләрнең ни дәрәҗәдә профессиональ булуына бәйле. Безнең республика өчен мин, бу җәһәттән, тыныч. Бүген, Финансист көнендә, әлеге өлкә хезмәткәрләренә Хөкүмәт бүләкләре тапшырдым. Дәүләт финанс системасының нәтиҗәле эшләвеннән башка бернинди үсеш тә мөмкин түгеллеген тагын бер тапкыр кабатладым.

Дөнья икътисадында хәзер катлаулы хәл килеп чыкты, без моны аңлыйбыз. Финанслар белән идарә итү безнең көннәрдә аеруча профессиональлек һәм көн саен үзгәреп торган икътисади чынбарлыкка оператив рәвештә җавап бирә белүне таләп итә. Мин инде берничә тапкыр әйткән идем, хәзер без катгый экономия режимында яшибез. Һәр тиен исәптә. Безгә социаль йөкләмәләрне үтәүне тәэмин итәргә, бюджетларның баланслылыгын һәм тотрыклылыгын саклап калырга, оптималь салым һәм бурыч йөкләнешен табарга һәм сакларга кирәк. Без, бер яктан, тотрыклылыкны, икенче яктан, үсешне тәэмин итәргә тиеш.

Финансист һөнәренә хөрмәтне ана сөте белән сеңдердем. Әнием хисапчы иде һәм хезмәттәшләре арасында зур абруй казанды. Әле кечкенә чакта ук бу эшнең никадәр җаваплы һәм катлаулы булуын аңладым. Аны башкаручыларны хәзер дә кадерлим.
Финансист көне белән, хезмәттәшләр һәм дуслар!
Муллык, тынычлык, игелек һәм чиксез бәхет телим!
Барыгызга да сәламәтлек!"

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: