+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
8 сентябрь 2021, 10:41

Сул аягы "аксаган"

Салават Юлаев һәйкәлен сүтәләр, бу урынны койма белән уратып алалар икән.

Сул аягы "аксаган"
Сул аягы "аксаган"

Салават Юлаев һәйкәле менә инде ярты гасырдан артык республика башкаласын бизи, ул - Башкорстандагы җиде могҗизаның берсе.

Ә күптән түгел белгечләр тарихи-мәдәни экспертиза үткәргәннән соң, батырыбызның һәйкәле хәвефле хәлдә дигән нәтиҗәгә килгән. Анда Башкортстанның күчемсез мәдәни мирас объектларын саклау һәм куллану буенча фәнни-җитештерү үзәге хезмәткәрләре, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Пенза белгечләре катнашкан.

Салават аргамагының алгы сул аягы аеруча авыр хәлдә икән, аның аскы өлешен тулысынча алмаштырырга кирәк. Һәйкәлдә үтәдән-үтә тишекләр хасил булган, эретеп ябыштырылган җөйләре тутыккан. Моннан тыш, белгечләр, монументның тышкы һәм өске өлеше коррозиядән бөтенләй сакланмаган, дип билгели. Гомумән, һәйкәлнең җимерелү дәрәҗәсе, 2019 ел белән чагыштырганда, 10 процентка арткан. Башкортстанның мәдәни мирас объектларын дәүләт саклавы буенча идарә җитәкчесе Олег Полстовалов сүзләренчә, һәйкәлне берничә өлешкә бүлеп алырга һәм эчке өлешен яңартырга кирәк.

— Реконструкция проектының авторы Наилә Майорова экспертиза үткәрде, без аны өйрәнәбез, җәмәгатьчелек белән тикшерү өчен сайтыбызга куйдык. Җәмәгатьчелек фикер алышуы йомгаклары буенча карар кабул итәчәкбез. Әгәр бернинди дә искәрмә булмаса, һәйкәлне ремонтлауны башлыйбыз. Әлегә вакытын әйтә алмыйм, финанслау чыганакларын билгеләргә кирәк. Проект расланганнан соң, конкурентлык процедурасы үткәреләчәк, бу 45 көн тирәсе вакытны ала.

Мәгълүм булуынча, былтыр майда Уфа шәһәр хакимиятенә һәйкәлне тиешле тәртиптә тотмаган өчен 200 мең сум штраф салынды.

Фото: "БСТ"


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: