+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
11 сентябрь 2021, 14:35

“Төп асылыбызны саклаучы бренд ул!”

Ярмәкәй районында яшәүчеләр Милли кием көненә багышланган чарада ел саен бик теләп катнаша.

“Төп асылыбызны саклаучы бренд ул!”
“Төп асылыбызны саклаучы бренд ул!”

Әйтик, узган ел Ярмәкәй авылының үзәк мәйданы сәнгать галереясын хәтерләтте. Анда милли костюмдагы кешеләр җыелды. Бәйрәмдә төрле яшьтәге һәм төрле буын кешеләре зур теләк белән катнашты. Рәхәтләнеп милли костюмнарын күрсәтте, истәлеккә фотога төште, җырлап-биеп күңел ачтылар.

 

Районда унбиштән артык милләт вәкиле дус һәм тату яши, шуңа күрә республика халыкларының Милли киеме көнен ярмәкәйлеләр киң һәм матур итеп билгели.

“Милли костюм – ул гаҗәеп көчле бренд, без аны онытырга тиеш түгел, чөнки нәкъ менә ул безгә үз тамырларыбызны, телебезне һәм мәдәниятебезне саклау мөмкинлеге бирә. Без һәр халыкның үз тарихын саклап калырга омтылабыз”, – ди Ярмәкәй районы хакимияте башлыгы Илшат Райманов.

Энҗе ШӘФЫЙКОВА.
Ярмәкәй районы.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: