13 яшьлек кызга бәйләнүдә шикләнеп, Мәләвездә яшәүче балалар психологын тоткарлаганнар.
Беренчел мәгълүматлар буенча, агымдагы елның августында Игорь Р. үзенең танышына килгән. Өйдә хатынның кызы да булган. Биредә ир-ат укучыга бәйләнгән. Соңрак моның турында кыз әти-әнисенә сөйләгән. Алар гариза белән полициягә мөрәҗәгать иткәннәр.
Психологка каршы балигъ булмаган балага карата азгынлык гамәлләре кылу турында җинаять эше кузгатканнар. Хәзер шикләнелүче сак астында - аны ике айга кулга алганнар.
Фото: kuzbass-today.ru