+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
14 сентябрь 2021, 00:24

"Кәрвансарай"ның язмышы нинди булыр?

Ырынбурда моның турында сөйләшү булган.

"Кәрвансарай"ның язмышы нинди булыр?
"Кәрвансарай"ның язмышы нинди булыр?

"Узган шимбәдә Ырынбурда булдым һәм "Кәрвансарай" ачылуга 175 ел тулуга багышланган чарада катнаштым", - дигән социаль челтәрләрдә Хөкүмәт Поемьер-министры урынбасары Азат Бадранов.

Бу Ырынбур өчен дә, Башкортстан өчен дә мөһим чара, чөнки ул ике төбәк арасындагы бәйләнешне ныгыта. "Кәрвансарай" тарихы - Ырынбур төбәге тарихы ул. Ә Башкортстан өчен ул Русия дәүләтенә башкорт халкының инкорпорациясе.

"Биредә мин "Кәрвансарай"ны саклаучы Галимә апа белән очраштым. Ул үз гомерен әлеге тарихи-архитектура комплексын саклауга багышлаган. Аның максаты - Кәрвансарай нәселен саклап калу", - дигән ул. Әлеге чарада Азат Бадранов Ырынбурның вице-губернаторы Игорь Сухарев белән Кәрвансарайның язмышы турында фикер алышкан. Алар биредә бу комплексны үстерү һәм саклау буенча план төзергә сөйләшкән.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: