+18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
14 сентябрь 2021, 18:15

Улын үстерәсе бар иде...

Уфа урамында булган коточкыч фаҗигагә һаман ышанып булмый.

Улын үстерәсе бар иде...
Улын үстерәсе бар иде...

Узган якшәмбедә, 12 сентябрьдә, Уфада мотоциклчының гомерен өзгән коточкыч юл-транспорт һәлакәте булды. Яшь ир ашыгыч ярдәм килгәнче һәлак булган.

Фаҗига Октябрь проспекты буенча 78нче торак йорт каршында була. 36 яшьлек "Chevrolet Lacetti" шоферы шул ук юнәлештә китеп баручы мотоцикл белән бәрелешкән. Бәрелүдән ике тәгәрмәчле транспорт каршы хәрәкәт ягына чыга, анда ул "Toyota RAV4" һәм "Toyota Corolla" автомобильләре белән бәрелешә.

- Ирем белән кафега килгән идек, бераз йөреп кайтырга булдык. Тротуар буйлап бара идек кинәт алда көчле гөрселдәү ишетелде. Машиналар туктала башлады, һәм берничә адымнан соң куркыныч картина күрдек: бер машина янында кара каска кигән хәрәкәтсез гәүдә ята, берничә метр ераклыкта - мотоцикл, ә тирә-якта бик күп кыйпылчыклар. Бераздан бер яшь хатын килеп, аның пульсын капшап карады, аннары күкрәгенә егылды һәм үксеп елап җибәрде, - ди шаһит.

Мәрхүм 27 яшьлек уфалы булган. Аның туганнары һәм якыннары һаман булган хәлгә ышана алмыйлар һәм беркайчан да тизлекне арттырмаганлыгын раслыйлар.

Ир әти-әнисенең бердәнбер улы булган. Алар һаман да кайгыдан айный алмый. Шулай ук аның яшь кенә хатыны һәм 5 яшьлек улы ятим калды...

Фото: bash.news

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: