+18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
16 сентябрь 2021, 17:16

Оныкларын коткарыр өчен утка ташланган...

Тик балалар бу вакытта өйдә булмаган...

Оныкларын коткарыр өчен утка ташланган...
Оныкларын коткарыр өчен утка ташланган...

Чишмә районында ике катлы агач йортта янгын чыгып, гаилә тораксыз калды. Килеп җиткән янгын сүндерүчеләр утны сүндерә алган, ләкин бина тулысынча янып беткән.

Бу хәл дүшәмбе кичкә таба була. Өйдә ирле-хатынлы Александр Куварин һәм аның хатыны Татьяна була. Үзләреннән тыш, өйдә аларның кызлары, 5 һәм 10 яшьлек оныклары яшәгән. Янгын вакытында алар өйдә булмаган, шуңа күрә зыян күрмәгәннәр.

Янгын янкормада торган төзек булмаган газ баллоны аркасында килеп чыккан. Александр янгын вакытында йоклаган булган. Хатыны, янгынны күреп, аны уята. Ир хатынны урамга төртеп чыгара да, оныклары өйдә юклыгын белмичә, балалар бүлмәсенә йөгерә. Аның гәүдәсен дә балалар бүлмәсендә тапканнар, Александр  чыгып өлгермәгән...

Бүген бу гаилә ярдәмгә мохтаҗ. Алар әле туганнарында яши. Әгәр дә сез Кувариннарга ярдәм итәргә телисез икән, көчегездән килгәнчә өлеш чыгара аласыз. Саклык банкы картасы - 4276 0600 6608 3109, ул Екатерина Александрова исеменә 8(927)335-29-71 номерына бәйләнгән. Фото: ufa.kp.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: