+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
16 сентябрь 2021, 14:58

Тиздән "Аек авыл" конкурсына старт биреләчәк

Районнарда конкурс 20 сентябрьдә старт ала.

Тиздән "Аек авыл" конкурсына старт биреләчәк
Тиздән "Аек авыл" конкурсына старт биреләчәк

Бүген республика Хөкүмәте йортында "Аек авыл" конкурсына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышы узды. Анда Премьер-министр урынбасары, сәламәтлек саклау министры, оештыру комитеты рәисе Максим Забелин, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары, Халыкара иҗтимагый берләшмәләр берлеге «Бөтендөнья башкортлары корылтае (конгресс) президиумы рәисе, оештыру комитеты рәисе урынбасары Эльвира Аеткулова һәм башкалар катнашты.

Исегезгә төшерәбез: узган елда бу чара муниципалитетларда зур кызыксыну уятты, республика конкурсында катнашу буенча актив эш алып барылды. Былтыр конкурска август аенда старт бирелде, ә ноябрь азагына кадәр барлык 54 район катнашлыгында муниципаль этап узды. Сүз уңаеннан, үткән елда республика Башлыгы Радий Хәбиров карары белән конкурсның приз фонды 10 тапкыр арттырылды. “Аек авыл-2021” республика конкурсын оештыручылар - Бөтендөнья башкортлары корылтае (конгрессы), республиканың Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау, Сәламәтлек саклау, Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыклары һәм республиканың башка ведомстволары. Конкурсны оештыру чаралары Башкортстан Республикасы Башлыгы гранты исәбенә башкарыла.

- Әлеге конкурс авылларда суррогат алкоголь сатуны, спиртлы эчемлекләр куллану нәтиҗәсендә башкарылган җинаятьләр санын киметте һәм иң мөһиме - халыкның сәламәтлеген үстерүгә булышлык итте, - диде Максим Забелин.

Эльвира Аеткулова чыгышында конкурсның популярлыгы елдан-ел артуын билгеләде. - Конкурста катнашырга теләүче авыллар саны арта. Алай гына да түгел, бу конкурс катнашучыларны берләштерә, авылларда төрле алкогольсез чаралар үткәрүгә ярдәм итә. Атап әйткәндә, халыкта спиртлы эчемлекләрсез яшәү мәдәниятен үстерә, - диде ул.

Бүгеннән «Аек авыл» конкурсының район этабына гаризалар кабул итү башланды. “Районның аек авылы” исеменә дәгъвачылар эчкечелеккә каршы көрәшү, халык арасында аңлату эшләре алып барырга тиеш. Конкурсның беренче этабы нәтиҗәләре тәкъдир итү материалларын бәяләү нигезендә муниципаль районның оештыру комитеты тарафыннан билгеләнә. Проектларны катнашучылар тарафыннан ачыктан-ачык яклау да күздә тотыла.

Чарада ассызыкланганча, грант акчасы авылда төрле төзелеш эшләренә, төзекләндерүгә тотынылачак. Узган елда грант алган авыллар аны балалар мәйданчыклары төзүгә, урамнарны яктыртуга һәм башкаларга тотынган. - Бүген әлеге конкурска старт бирәбез. Муниципалитетлар аңа актив кушылсын иде. Һәм һәркайсыгызга сәламәтлектән тыш, аек тормыш телим, - диде Максим Забелин.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: