+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
16 сентябрь 2021, 10:44

Трассада калдырып киткәннәр...

Ирнең җылы киемнәре булмаган.

Трассада калдырып киткәннәр...
Трассада калдырып киткәннәр...

Башкортстанда яшәүче ике кеше үзләренең танышын трассада калдырып киткәннәр.

2019 елның 23 сентябрендә Ишембайдан чыккандагы Кинҗәбулат шоссесындагы автозаправка станциясендә ир-егет мәете табылган иде. Тиздән аның туңып үлүе ачыкланды.

Тикшерү версиясе буенча, төнлә шикләнелүче ике ир танышлары белән машинада барган булган. Бервакыт алар арасында конфликт килеп чыккан. Җинаять эше фигурантлары зыян күрүчене заправка янында машинадан төшереп калдырган.

Бу вакытта зыян күрүче бик нык исерек була. Җинаятьчеләр аның җылы киемсез булуын да, сәламәтлеге һәм гомере өчен куркыныч шартларда булуын да аңлаган. Нәтиҗәдә, ир-егет туңып үлгән.

Бу хәл буенча җинаять эше судта карала.

Фото: psyinternat.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: