+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
23 сентябрь 2021, 15:00

"Юлдаш" "Мәдинә радиосы" була язган!

Башкортстанның йөзләрчә мең кешесенең чын юлдашы булган "Спутник FM" радиосы 20 еллыгын билгели.

Бу датага станция бик яхшы нәтиҗәләр белән килде: «Спутник FM» - радиолар рейтингында иң тыңланылучы радиостанцияләр өчлегендә.

2000-04 елларда Башкортстан радиосы директоры, ә хәзер Бөтендөнья башкортлары корылтае Башкарма комитеты башкарма директоры Галим Якупов урыс, башкорт һәм татар телләрендә аерым мәгълүмат бируче ике радиостанция оештыру идеясе 2000 елда барлыкка килүен искә ала.

«Монда шул чордагы «Башкортостан» телерадиокомпаниясе холдингы директоры Рәмис Дәүләтбаевка һәм «Спутник Телеком» предприятиесе җитәкчесе Салават Килдинга тиешле бәһа бирергә кирәк. Алар, республика җитәкчелеген радиостанцияләр булдыру зарурлыгына ышандырып кына калмыйча, моның өчен федераль үзәктә ешлыкны сайларга, тапшыруларга лицензия алырга да өлгерде. Хөкүмәт ярдәме белән «Спутник Телеком» предприятиесе республика территориясендә дистәләгән радиотапшыргыч урнаштырды, бу исә Башкортстанның һәр почмагына диярлек радиосигнал җиткерергә мөмкинлек бирде.

Радиостанцияләрнең туу тарихы кызыклы. Республика җитәкчелегенә раслауга тулы бер исемлек тәкъдим ителде. Анда төрле вариантлар бар иде, кайвакыт хәтта экзотик. Мәсәлән, исемнәрнең берсе «Мәдинә радиосы» дип атала иде. Әмма «Юлдаш» варианты сайланды. Шулай итеп, Уфада 105.5 ешлыгында хәзер бөтен кешегә билгеле милли радиостанция пәйда булды. Ә урыс телле станциягә лицензия килгәч, Мортаза Рәхимов: «Ярар, «Юлдаш» радиосы булгач, урыс туганнарныкын "Спутник" дип атарбыз», - диде. Шулай итеп, 107.0 ешлыкта «Спутник FM» туды", — дип хәтерли Галим Якупов.

2004-16 елларда Башкортстан радиосы директоры булып эшләгән, әле «Республика Башкортостан» Нәшрият йорты генеральный директоры Фәнур Ягафәров, "Юлдаш"ның һәрвакыт үз үзенчәлеге – урындагы яңалыклар булды, алардан һәркем туган республикасында һәм Уфада ниләр булганын белә ала, дип саный.

"Юлдаш" - минемчә, безнең төбәк өчен генә түгел, илнең радиоиндустриясе өчен дә үзенчәлекле станция. Чөнки Русиядә дәүләт һәм коммерция станцияләре эшли. Беренчеләр өчен дәүләт күзлегеннән дөньяга һәм иҗтимагый процессларга адекват трансляция ясау төп бурыч булып торса, икенчеләре өчен иң мөһиме – югары керем алу.

Ә "Юлдаш" - ул уникаль микс. Ул музыкальлеген саклый, зур тыңлаучылар аудиториясен җыя һәм коммерция ягыннан да нәтиҗәле булып кала», — диде Фәнур Ягафәров.

Фото: bashinform.ru

"Юлдаш" "Мәдинә радиосы" була язган!
"Юлдаш" "Мәдинә радиосы" була язган!
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: