+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
24 сентябрь 2021, 21:26

Бүздәк районы энциклопедиясе язылды

Быел Башкортстан энциклопедистикасына 30 ел тула.

Бүздәк районы энциклопедиясе язылды
Бүздәк районы энциклопедиясе язылды

Бүздәк районында яшәүчеләр үз районнарының энциклопедиясен булдырды. Бүген Бүздәк районы Мәдәният сараенда районның энциклопедиясе тәкъдир ителде. Ул җөмһүриятебезнең “Башкортстан Республикасында Русия милләтенең бердәмлеген ныгыту һәм халыкларның этномәдәни үсеше” дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында “Башкорт энциклопедиясе” дәүләт автоном фән учреждениесе хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән. Тәкъдир итү Бүздәк районы хакимияте тарафыннан оештырылды.

Чара кысаларында муниципаль учреждениеләр хезмәткәрләрен, урындагы туган якны өйрәнүчеләрне һәм актив гражданнарны район хакимияте һәм "Буздякская энциклопедия" китабын булдыруга зур өлеш кертүчеләрне Бөтендөнья башкортлары корылтае (конгрессы) бүләкләде.

Фәнни мөхәррир Гөлнар Ишкинина билгеләп үткәнчә, энциклопедия өстендә эшне үткән елның гыйнварында башлаганнар, быел июльдә төгәлләгәннәр. «Ярдәм иткән һәркем, китапның районның ниндидер бренд продукты булачагын аңлап, моны чын күңеленнән эшләде», - диде ул.

Фото: kurultai.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: