+23 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
29 сентябрь 2021, 19:31

Күл җир астына төшеп киткән

Бу хәл Бөрҗән районында булган.

Күл җир астына төшеп киткән
Күл җир астына төшеп киткән

Бөрҗән районында Шүлгәнташ мәгарәсеннән ерак түгел Ыгышма күле җир астына киткән. Бу хакта “Шүлгәнташ” табигый тыюлыгының экологик секторы башлыгы Ләлә Хәйбуллина хәбәр итте. Белгеч бу очракны "сенсацион" дип атады.

- Мондый хәл корылыклы елларда булырга мөмкин, һәм тарихта шундый ике хәл турында билгеле. Бу 1921 һәм 1975 елларда була. Бервакыт су киткәч, күл төбендә каен һәм тал үскән. Күл янә су белән тулгач, агачлар, грунт белән бергә, өскә күтәрелгән һәм җил уңаена әкрен генә йөзә башлаган. Күлнең атамасы да шуннан, - ди Хәйбуллина.

Ул Ыгышманың корылык аркасында кабат җир астына китүен билгели. Исегезгә төшерәбез, быел җәй Башкортстанда аномаль эсселек торды, ә синоптиклар берьюлы берничә температура рекордын теркәде.

Фото: ufa.kp.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: