+8 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
30 сентябрь 2021, 10:42

"Алтын гаишник"ка карата суд булды

Суд карары нинди?

"Алтын гаишник"ка карата суд булды
"Алтын гаишник"ка карата суд булды

Уфаның Ленин районы суды Башкортстан ЮХХДИ идарәсенең теркәү-имтихан бирү бүлегенең элекке җитәкчесе Илдус Шәйбәковның законсыз юл белән тупланган милкен дәүләт файдасына тартып алырга карар чыгарды. Исегезгә төшерәбез, апрельдә прокуратура Шәйбәковта 44 миллион сумлык милек тапкан иде, аны ул, күзәтчелек органы мәгълүматлары буенча, законлы кереме исәбенә сатып алмаган. Кыйммәтле күчемсез милек туплаган гаепләнүчене халык "алтын гаишник" дип атаган иде.

Ленин районы суды матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, прокурор Шәйбәковка һәм аның гаиләсенә теркәлгән милекне дәүләт файдасына күчерү җәзасын билгеләгән. Атап әйткәндә, торак йорт, җир участоклары, гараж, өч офис, фатир, ике автомобиль, шулай ук 60 088 доллар, 20 евро, 30 090 сум, автомобильне тентү барышында алынган 36 мең сум дәүләт табышына күчереләчәк.

Суд карары әлегә көченә кермәгән.

Фото: gubdaily.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: