-1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
1 октябрь 2021, 09:00

“Милли кадрлар әзерләү дәүләт сәясәте булырга тиеш!”

Татар журналистикасы югары мәктәбен җитәкләүче күренекле галим Васил Гарифуллин бу фикерен күпсанлы дәлилләр белән нигезли.

“Милли кадрлар әзерләү дәүләт сәясәте булырга тиеш!”
“Милли кадрлар әзерләү дәүләт сәясәте булырга тиеш!”
Милли киңкүләм мәгълүмат чаралары бер урында тормаган кебек, алар өчен кадрлар, белгечләр әзерләүче журналистика кафедралары эшчәнлеге дә һәрдаим яңарыш-үзгәрешләр кичерә. Бу җәһәттән татар телле киңкүләм мәгълүмат чаралары, шул исәптән милли матбугатыбыз өчен төп кадрлар бишеге булган Казан (Идел буе) федераль универ­ситеты журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең милли һәм глобаль медиа кафедрасы бүген нинди бурыч-максатларны алга куеп эшли? Биредә киләчәк татар журналистларын ничек итеп күрәләр һәм бу юнәлештә нинди эшчәнлек алып барыла? Гомумән, бай тарихлы кафедраның эшчәнлеге нинди принципларга нигезләнгән? “Кызыл таң” ның бүгенге кунагы — данлыклы кафедраның абруйлы җитәкчесе, күренекле галим һәм җәмәгать эшлеклесе, филология фәннәре докторы Васил Заһит улы Гарифуллин. Аның 60 яшьлек күркәм юбилее уңаеннан әңгәмәне якташыбыз, Уфа шәһәренең 84нче татар гимназиясеннән соң, Казан (Идел буе) федераль универ­ситетында филолог һәм журналист белгечлекләре алып, шулай ук юридик факультетны тәмамлап, быелдан үзе дә биредә укытучылык эшчәнлеген җәелдергән булачак галим Илназ Илдус улы Фазлетдинов әзерләде.

— Васил Заһит улы, сөй­ләшүне Сезнең балачак хыял-максатларыннан башлыйк әле.
— Барлык яшьтәшләрем кебек үк мин дә балачакта космонавт, хәрби офицер, шофер булырга хыялландым. Кечкенәдән үк иҗат белән дә шөгыль­ләндем. Ни хикмәттер, “Ялкын”, “Яшь ленинчы” кебек басмаларга шигырь­ләрне, рәсем һәм кроссвордларны гел җибәреп торсам да, берсен дә бастырмыйлар иде. Аның каравы, зур-зур исемле язучы-шагыйрьләрдән матур конвертларга салынган хатлар өйгә килеп төшә. “Өметеңне өзмә, яз”, – диләр. Шул хатларга да бик куана идем!
Ә беркөнне, өченче сыйныфта укып йөргән чагым, март аеның урталары булгандыр, мине мәктәп директоры Хәниф Мансурович бүлмәсенә чакырдылар. Куркып кына кердем. Бүлмәдә ят, әмма бик таныш йөзле бер абый утыра иде. “Менә, син чакырган язучы абыең кунакка кайткан”, – диде директор абыебыз. Мин каушап та, аптырап та калдым. Чынлап та, ул чакта телевизор экраннарыннан балаларга әкиятләр сөйләүче Роберт Батуллинга (хәзер Рабит Батулла) хат язганым исемә төште. Ул хатта мин туган авылым Югары Кибәхуҗа, үзебез укыган мәктәп, укучылар, укытучылар турында язган идем. Хатның азагында мондый юллар да яздым: “Роберт абый, безнең авылны күрәсең килсә, безгә кунакка кайт. Без Казаннан ерак түгел. Автовокзалга барып, Теләчегә кадәр 1 сум 18 тиенлек автобус билеты алырга кирәк. Аннары, Теләчегә кайткач, Арча юлы буйлап унике чакрым җәяү кайтасы була. Машина очраса, утырып кайтасың.” Сабый сүзенә колак салган бит Роберт абый. Нәкъ шулай эшләгән. Теләчедән Кибәхуҗага колхоз машинасының пычракка батып беткән кузовына утырып кайткан.
Безнең өчен зур бәйрәм булды ул. Мәктәптә язучы белән бик матур очрашу узды. Анда Роберт Батуллин үзенең әкиятләрен укыды, матур итеп тальян гармунында, татар кураенда уйнады, кич белән клубта олылар белән очрашты. Мин анысына бармадым. Әмма төнге сәгать уникеләргә кадәр аны көтеп утырганым хәтеремдә. Әни кабартма-коймаклар, тагын нәрсәләрдер пешергән иде. Ул кайткач, бергәләп төнге чәйне эчтек, сөйләшеп утырдык. Журналистика өлкәсенә кереп китүемнең зур бер сәбәпчесе шушы очрашу булгандыр дип беләм.
Соңрак әдип “Яшь ленинчы” гә­зитендә безнең авылга сәяхәте турында “Кешеләре икән, кешеләре...” дигән язма бастырып чыгарды.
Хәзер дә Рабит Батулла белән очрашканда көлешеп бу очрашуны искә алабыз, бер-беребезне бүлдерә-бүлдерә, һәрберебез әлеге вакыйганың үз версиясен сөйләп, янәшәдәгеләрне көлдерәбез.
Менә шул вакыйгадан соң мин ныклап торып языша башладым. Мәктәпне тәмамлаганда журналист булачагым турында катгый фикергә килгән идем инде.
— Тормышыгызга, яшәү рә­вешегезгә, дөньяга карашыгызга иң көчле тәэсир иткән кеше­ләрдән кемнәрне атар идегез?
— Безгә иҗади фикерләүче, укучыларының сәләтен, иҗатын үстерергә күп көч куючы укытучылар белем бирде. Үз эшенә җаны-тәне белән бирелгән шәхесләр. Һәркайсы өчен үз фәненнән дә кирәклесе юктыр кебек, укучыларны шул юнәлешкә борырга тырыша. Әйтик, безгә математиканы бик төпле өйрәт­теләр. Физика фәнен тәҗрибәле педагог Рәиф Басыйр улы Исламов һәм ул вакытта вуз гына тәмамлап кайткан яшь белгеч Хәния апа Вәлиуллина укытты. Рәиф абый һәр физик күренешне янәшәдәге тормыш-көнкүрешебезгә бәйләп аңлата белсә, Хәния апа көчле теоретик иде. Ул яше белән безгә якынрак булып, безнең белән уртак телне бик оста таба белде. Аларның тырышлыгы белән мәктәбебездә көчле физиклар тәрбияләнде. Мин үзем дә физика буенча район олимпиадаларында җиңү яулап, Казанда үткән республика бәйгеләрендә дә катнаштым.
Ә менә татар теле һәм әдәбияты укытучыбыз Фәүзия апа Әхмәтгалиева, Арча педагогия училищесында заманында Мөхәммәт Мәһдиев белән бергә белем алган кеше, безне туган телгә һәм әдәбиятка ихтирамлы итеп тәрбияләде.
Урыс теле һәм әдәбиятын безгә кечерәк сыйныфларда Равил абый Галәвиев укытса, арытаба Галия апа Газизова белем бирде. Икесе дә бик иҗади укытучылар булды. Галия апа, үзешчән сәнгатьтә актив катнашучы буларак, безне дә кече яшьтән сәхнәгә мендерде. Ул оештырган хор һәм бию ансамбльләре, спектакльләр район һәм күрше-тирә авыл сәхнәләрендә дан казанды. Минем абыйларым да җыр-биюгә, баян-гармунга һәвәс иделәр. Хәзер дә шулай. Галия апа тәрбиясе бу.
Соңрак сәнгать юлыннан киткән укучылары да күп булды Галия апаның. Композитор Фәрит Хатыйпов – шун­дыйларның берсе. Профессиональ сәнгать юлыннан китмәсәм дә, мин дә Казанга укырга килгәч, университетның “Каз канаты” бию ансамблендә шөгыльләнә башладым. Бу мавыгуым бик озак гомерле булды. Университетны тәмамлап, телевиде­ниедә эшли башлагач та ансамбльдән аерылмадым, унбиш ел буе шушы коллективта шөгыльләндем. “Халык ансамбле” исемен яуладык, элекке Советлар Союзының без гастрольдә булмаган поч­магы калмады.
Мәктәпне тәмамлап шактый еллар узганнан соң, 2002 елның гыйнвар аенда мине Казан дәүләт универ­ситетының журналистика, социология һәм психология факультеты деканы итеп сайладылар. Ул чакта мин, әле кырык яше генә тулган профессор, университеттагы иң яшь декан да булдым. Шул вакытта факультетның уку-укыту эшләре буенча декан урынбасары, яһүд егете Владимир Павлович Модестов гаҗәпләнеп: “Васил Загитович, неужели Вы окончили прос­тую деревенскую школу?” – дигән сорау бирде. “Вы в совершенстве владеете русским языком, великолепно знаете всю русскую и мировую литературу, культуру. Откуда это?” – ди бу. Мин шунда горурланып үземнең туган мәктәбем, укытучыларым турында сөйләдем. Ә бервакыт, ниндидер йомышы төшеп, факультетка Равил абый Галәвиев үзе килеп кергәч, мин аны Модестовка күрсәттем. “Менә ул минем урыс теле укытучым!” Яһүд егете аның алдында баш иде... Равил абый һәрвакыттагыча кызарып китте, мәктәп укучысыдай оялып, түбән карап, тыйнак кына басып торды.
Равил абый укучыларның бик яхшы дусты, киңәшчесе була белде. Хәтеремдә, район гәзитенә берничә еллар буе бик актив язышкач, Сабадан мине “Җиңү байрагы” гәзитенә эшкә чакырырга дип мөхәррир Хөснулла абый Шәфигуллин килгән иде. Хәниф Мансурович бүмәсенә чакырып сөйләштеләр. “Мин сигезенче сыйныфта гына укыйм бит әле”, – дим. “Тугыз белән унны Сабада укып бетерерсең”, – ди Хөснулла ага. Уйлап карарга булдым. Шунда мине Равил абый эзләп тапты. “Юләрләнмә, – ди бу. – Син анда бик тиз яначаксың. Сиңа әле төпле белем алырга, ныгырга кирәк. Урта мәктәп кенә түгел, университет тәмамларга, тормыш тәҗрибәсе тупларга кирәк. Шунсыз журналистикада эшләргә ярамый.” Күндерде Равил абый. Сабага китәргә ризалашмадым. Дөрес эшләгәнмен икән, үсә төшкәч кенә аңладым анысын.
“Син анда бик тиз яначаксың!” Бу сүзләре әле дә колагымда чыңлап тора Равил абыйның. Шул ук сүзләрне хәзер үземнең студентларыма да еш кабатлыйм. Югыйсә, университетка әле аяк та басарга өлгермәгән япь-яшь студентларны, бигрәк тә сәләт­леләрен, кайбер гәзит-журнал, радио-телевидение редакция­ләре беренче курстан ук үзләренә эшкә чакыра башлыйлар. Янәсе, тәҗрибә тупларсыз, акча эшләрсез. Алар өч-дүрт ел эчендә студентның бөтен иҗади потенциалын сыгып алалар, эш аты урынына җигәләр. Студент ни белемсез кала, ни юньләп тормыш һәм иҗат мәктәбе уза алмый. Әнә шулай кыска гына вакыт аралыгында яшь кешене “яндыралар”.
Профессиональ журналистика дөньясында иң беренче остазым сезнең данлыклы якташыгыз — Флорид Әгъзамов. Студент чактан ук инде безне баласыдай үз күреп, тәрбияләп үстергән кеше ул. Практик журналистикада эшләгәндә дә, иҗатым белән һәрдаим кызыксынып, гел киңәшләр биреп торды. Фәнгә дә ул мине чакырып китерде.
Журналистика белән беррәттән, тел фәнен дә үзләштергән кеше мин. Тел өлкәсенә алып кереп киткән кешеләрнең берсе профессор Фәрит абый Йосыпов булды. Аспирантурада укыганда атаклы Диләрә Тумашева мәктәбен үттем, аңардан күп нәрсәгә өйрәндем. Шулай ук остазларымның берсе – филология фәннәре докторы, профессор Илдар абый Низамов. Ул тел фәне белән бәйле диплом эшемнең фәнни җитәкчесе иде. Ул күп буын шәкертләрендә матбугат теленә мәхәббәт тәрбияли алды, үзенең тынгы белмәс эшчәнлеге аша сөйләм мәдәниятенең нигез ташларын ныгытты.
Фән дөньясына кереп китүемдә, галим буларак формалашуымда Гомәр абый Саттаров, Вахит абый Хаков, Фәһимә апа Хисамова һ.б. остазларымны санап китәргә мөмкин. Диссертацияләрне эшләгән һәм яклаган вакытта ярдәм иткән өчен остазым – зур галим һәм оештыручы Тәлгать Галиуллинга бик рәхмәтлемен һәм үземне бурычлы, дип исәплим.
— Хезмәт юлыгызда истә калган иң кызыклы вакыйганы искә төшереп үтик әле?
— Университетны тәмамлап, Казан телевидение студиясенең авыл хуҗа­лыгы редакциясендә эшли башладым. Иң беренче эшләгән тапшыруым республикабыз районнарының берсендә терлекләрне кышлатуга әзерлек турында иде. Тапшыруның режиссеры Идмас абый Үтәгәнов киңәшен тотып, төшерү төркеме килгәнче бер атна алдан әлеге районга барып материал тупладым, фермаларны йөреп чыктым. Тапшыруда катнашачак кешеләрне интервьюга әзерләдем. Шуннан соң гына төшерү төркемен чакырып китердем. Тулы бер команда: режиссер, оператор, аның ярдәмчесе, яктыртучы, шофер... Көн дәвамында нык кына эшләп алдык, ярты сәгатьлек тапшыру өчен кызыклы сюжетлар, интервьюлар төшерелде. Казанга бик канәгать кайттык. Тапшыруны программага да кертеп куйдылар. Сценарий өстендә эшли башладым, сюжетларны монтажларга әзерләнәм. Ул чорда монтажлау процессы бик үзенчәлекле: йөзләрчә метрга сузылган кино тасмаларын башта зур киноцехта төрле сыекчаларда эшкәртеп, сурәтен чыгаралар, кип­терәләр, аннары инде монтажчы апалар ул тасмаларны кайчы белән кисеп, келәй белән ябыштыралар, тавыш язылган аудиопленкалар белән тәңгәл китереп тоташтыралар (синхронлаштыралар). Бик катлаулы һәм күп вакыт сорый торган эш. Көтмә­гәндә генә киноцехтан шундый хәбәр килеп иреште: төшерелгән барлык материаллар брак булып чыккан. Оператор ярдәм­чесе кинокамераның объективын тие­шенчә чистартмау аркасында, барлык кадрларда да зур тап барлыкка килгән. Нишләргә? Иртәгә ярты сәгатьлек тапшыруны эфирга бирергә кирәк, ә кулда бер генә сюжет та юк. Аптырашта калдым. Шул вакытта миңа шушы тап­шыруның текстын укырга тиешле диктор Рөстәм абый Нәбиуллин ярдәмгә килде. “Әйдә син кинога төшергән кешеләрнең барысын да Казанга чакырыйк, шул ук сүзләрен студиядә сөйләрләр”, – ди. Шулай эшләдек тә. Икенче көнне тапшыру башланырга ярты сәгать кала мин телестудия каршында дулкынланып басып торам. Районнан минем геройларны алып килергә тиешле автобус һаман да күренми. Бозлавыклы көн иде шул. Килеп җитәлмәүләре дә бар. Студиядән инде тапшыруга әзер­ләнгән, киенгән-ясанган Рөстәм абый йөгереп чыкты: “Тапшыруны башлыйбыз, кешеләрең кайда?” Мин телдән язган идем инде. Берзаман Шамил Усманов урамының аргы башыннан ук фермага сыер савучылар йөртә торган иске автобусның акрын гына шыгырдап килгәне ишетелде. Мин кунакларны этеп-төртеп диярлек студиягә керткән вакытта диктор Рөстәм абый инде тапшыруны башлап җибәргән иде: “Хәерле кич, хөрмәтле телевизор караучылар! Бүгенге тапшыруыбыз Биектау районында тер­лекләрне кышкы чорга әзерләү мәсьәләләренә багышлана. Менә студиябезгә тапшы­руыбызның кунаклары да килеп җитте...”
Минем зур журналистикадагы “беренче коймагым” әнә шулай төерле һәм бик истә калырлык булды.
— Соңгы ике елда кешелекне борчыган төп афәт ул – коронавирус пандемиясе. Үзегез бел­дергәнчә, ул Сезнең гаиләгезне дә читләп үтмәде. Сез аны ничек кичердегез һәм, гомумән алганда, Казан (Идел буе) федераль университетындагы уку-укыту процессына аның йогынтысы ничек булды?
— Аллаһы Тәгалә тарафыннан җибәрелгән бер сынаудыр инде бу. Зур сынау. Аллаһка шөкер, бу авырудан исән-сау калдык, ләкин бу чир безгә күп кенә нәрсәләргә яңача карарга, тормыш кыйммәтләрен башкача бәяләргә өйрәтте. Алай гына да түгел, безнең эштә, уку-укыту процессында да җитди үзгәрешләр булды. Дистанцион укыту технологияләрен үзләш­терергә туры килде. Аларның күп кенә өстенлекләре булуы да ачыкланды. Әйтик, бу рәвешле укыту студентларны актив рәвештә мөстәкыйль эшләргә өйрәтте, уку-укыту тәртибен көчәйтте, чөнки без эшли торган платформаларда һәр студентның дәрес вакытында ни белән шөгыль­ләнгәне минуты-секундына кадәр теркәлеп бара. Әлбәттә, ерактан аралашып укытуның кимчелекле яклары да күп, дистанцион форматта яшьләрне тормышка өйрәтү, социальләштерү, тиешле тәрбия бирү бик четерекле бурычка әйләнә.
— Без Сезне бөтен гомерен диярлек югары белем бирүгә багышлаган галим буларак белә­без. Сез укыткан дәвер эчендә студентлар һәм алар мохите ничек үзгәрде?
— Студентлар кайсы гына чорда да бер үк төрле сыйфатларга ия – яшьлек энтузиазмы, тормыш вак-төякләре белән хисаплашмыйча, романтик рух белән яшәү, яңалыкка-белемгә омтылу. Шул ук вакытта һәр дәвернең үзенчәлеге дә бар. Бүгенге студент күбрәк виртуаль дөньяда, үз мәнфәгатьләре белән генә яши, еш кына үзен әйләндереп алган мохиткә битараф, мәгълүматны да китаплардан, гәзит-журналлардан түгел, интернеттан ала, күләмле текстларны кабул итә алмый, китап укымый. Икенче яктан, ул технологик яктан яхшы белемле, гаять күп мәгълүматка ия. Кирәген дә, кирәкмәгәнен дә үзенә тиз сеңдерә. Аның мөмкинлекләрен вакытында кирәкле юнәлешкә борып җибәрә белү – вуз мөгаллиме өчен гаять мөһим.
— Инде 30 елдан артык Сез Казан университетында хезмәт итеп, озак еллар дәвамында журналистика һәм социаль фәннәр юнәлешен җитәклисез. Югары уку йортларында бюджет урын­нарының соңгы елларда кыскаруы Сезнең эшчәнлектә нинди чагылыш тапты һәм бу хәлдән ничек чыгасыз?
— Чынлап та, соңгы елларда күп кенә гуманитар белгечлекләргә бюджет урыннары сизелерлек кимеде. Совет чорында без журналистика белгеч­легенә ел саен 50 шәр кеше ала идек. Әлбәттә, барысы да бюджет исәбенә. Туксанынчы еллардан башлап, вузлар коммерция юнәлешенә йөз тота башлагач, ул урыннар елдан-ел кими барды, гуманитар белгечлекләр авыр хәлдә калды. Узган елда исә безгә бөтенләй дә бюджет урыннары бирелмәде. Бу бигрәк тә милли кадрлар әзерләү өлкәсенә зыян салды. Чөнки татар журналисты булырга теләүче балаларның күпчелеге безгә авыл җиреннән, болай да социаль яклауга мохтаҗ гаиләләрдән килә. Мондый гаилә үз баласын елына 150шәр мең сум акча түләп укыта алмый инде, билгеле. Шуны күздә тотып, без милли кадрлар әзер­ләүдә ярдәм сорап республика медиа чараларына, хөкүмәткә мөрәҗәгать иттек. “Әйдәгез, үзегез өчен кадрларны үзегез түләп укытыгыз!” Бу чакыруга иң беренче булып уңай җавап биргән кеше “Татарстан – Яңа Гасыр” телерадиоком­пания­сенең генеральный директоры Илшат Әминев булды. “ТНВ” өлкән сыйныф укучылары арасында махсус конкурс игълан итеп, максатлы программа буенча укырга киләчәк абитуриентларны үзе сайлап алды. 2018 елда телерадиокомпания өч студентны үз хисабына укытырга кереште. Бу тәҗрибә бик уңыш­лы булды, конкурста чит төбәкләрдән дә яшьләр катнашты. Татарстан Президенты да, әлеге проблемага игътибар итеп, республика хисабыннан журналистлар әзерләү буенча күрсәтмә бирде. Шуның ниге­зендә тагын ун кешене укырга алдык. Илдә максатлы программа буенча журналистларны беренче тапкыр әзерләү тәҗрибәсе иде бу. Әлеге эш дәвамлы булды. 2019 елда тагын бер максатлы төркем тупладык.
Русия вузларында бюджет урыннары арту белән бәйле рәвештә журналистлар әзерләү өчен быел университетка 7 бюджет урыны бирелде. Без ул урыннарның барысын да татар бүлегенә алуга ирештек.
Ләкин болар барысы да – вакытлы чаралар гына. Милли кадрлар әзерләү дәүләт сәясәте булырга тиеш.
— Гомумән, милли журна­листиканың, аеруча татар жур­налистикасының бүгенге хәлен ничек бәялисез?
— Яңа технологияләрнең кискен үсеше, мәгълүматны туплау, эшкәртү һәм таратуның яңа ысуллары барлыкка килүе милли журналистика үсешендә кыенлыклар тудырды. Басма мат­бугатның тиражлары кими башлады, базар шартларында мәгълүмат чара­ларыбызның финанс мөмкинлек­ләре кимеде. Мондый шартларда мәгълүмат базарын, беренче чиратта, милли мәнфәгатьләрне истә тотып көйләү зарур. Нәкъ менә шуңа күрә татар телле мәгълүмат чаралары дәүләт тарафыннан һәрьяклы яклау тоярга тиеш. Мондый яклау киләчәктә аеруча кирәк булачак: мәгълүмат өлкәсендәге технологик үзгәртеп корулар, шул исәптән тулаем санлы технологияләргә күчү милли журна­листиканың дәүләт яклавына ихтыя­җын тагын да көчәйтә генә.
Бүген безгә татар журналис­тикасының тарихыннан үрнәк һәм гыйбрәт алып, барлык идеологик көчләрнең, барлык социаль катлам­нарның мәнфәгатьләрен чагылдыра алырдай киң челтәрле мәгълүмат кыры булдырырга, бөек Исмәгыйль бәй Гаспралы үрнәгендә халкыбызны уртак максатлар астында берләштерә алырдай глобаль мәгълүмат чараларыбызны гамәлгә куярга вакыт.
Шуны аңлау аеруча мөһим, милли телләрдәге матбугат, шул исәптән татарча гәзит-журналлар, радио-телевидение, Интернет челтәре җәмгыять­кә мәгълүмат җиткерү өчен генә яшәми. Аларның вазыйфасы күпкә катлаулырак та, җаваплырак та. Туган телебездәге мәгълүмат чаралары, милли мәдә­ниятебез һәм ана те­лебезнең мөһим яшәеш өлкәсе буларак, бөтен дөньяда сибелеп яшәүче халыкларыбызны берләштерүче һәм алга таба алып баручы могҗизалы бер көч булып тора. Әгәр ул бу вазыйфасын алга таба да үти алачак икән – димәк, әле киләчәге бар дигән сүз!
— Һичшиксез, гаиләгез өчен Сез – чын үрнәк! Балаларыгыз да Сезнең юлдан киттеме?
— Ике улым кече яшьтән музыка белән шөгыльләнделәр, музыка мәктә­бендә, музыка училищесында, кон­серваториядә укыдылар. Олысы бүген үзе балаларга музыка өйрәтә, кечесе бәләкәй генә бизнес белән шө­гыльләнә. Өч оныгым бар, барысы да кыз балалар. Алар бүген минем иң зур юанычым һәм киләчәккә иң зур өметләрем!

Илназ Фазлетдинов әңгәмәләште.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: