Уфада Пархоменко урамында кичә көндез “Маяк” бизнес-үзәге янында ялангач ир-егетне күргәннәр. Аны видеога төшергәннәр, ә язманы социаль челтәрләрдә бастырганнар. Аның, кулларын болгый-болгый юл буйлап баруы күренә.
- Уфада бер ир ялангач килеш йөри. Тулысынча ялангач! Чалбарсыз, ботинкасыз, эчке киемсез, - дип көлә видео авторы.
Социаль челтәрдәгеләр ир-егетнең наркотик кулланган булу ихтималын әйтә. Икенчеләре, аны ипотекасын түләп бетеп, өйгә кайтып бара дип уйлаган. Шул ук вакытта, мондый кешеләрнең психик авыру булуы мөмкинлеген дә читтә калдырмый социаль челтәрләрдән кулланучылар.
Фото: ufa.kp.ru