+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
5 октябрь 2021, 16:31

"Әбиләр чуагы" булачак!

Кайчан?

"Әбиләр чуагы" булачак!
"Әбиләр чуагы" булачак!

Башкортстанда һава температурасы күтәреләчәк. Гидрометеорология һәм тирә-як мохитне күзәтү буенча төбәк идарәсе мәгълүматлары буенча, сишәмбе, 5 октябрьдә, республика территориясендә коры һәм кояшлы була, яңгырлар көтелми. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы -5-10 градус тәшкил итәчәк (урыны белән нульгә кадәр). Көндез һава 5, 8 градуска кадәр җылытачак.

Чәршәмбе көнне, 6 октябрьдә, республикада - урыны белән яңгыр, ә төнлә карлы яңгыр явачак. Төнлә температура -2дән 3 градуска кадәр (аязганда -7 градуска кадәр) булачак. Көндез 7-12 градуска кадәр җылыта. Җил - төньяк, төньяк-көнбатыштан уртача.

Пәнҗешәмбе көнне, 7 октябрьдә, төбәк территориясендә явым-төшемсез булачак. Фаразларга караганда, төнлә температура -3, 2 градус тәшкил итәчәк, ә көндез инде 9, 14 градуска кадәр җылытачак. Фото: pibig.info

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: