+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
9 октябрь 2021, 13:07

Дүртөйленең беренче энциклопедиясе ташка басылды!

Республика бәйрәмен каршылап, Дүртөйледә зур чара - районның беренче энциклопедиясенең исем туе узды.

Дүртөйленең беренче энциклопедиясе ташка басылды!
Дүртөйленең беренче энциклопедиясе ташка басылды!

Тантана Дүртөйле шәһәренең Советлар Союзы Герое Василий Горшков исемендәге Яшьләр үзәгендә оештырылды. Энциклопедияне киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү районның данлы улларының чыгышлары һәм җыр-бию белән үрелеп барды.

- Энциклопедиянең баш мөхәррире сыйфатында Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Йосыпов үзе чыгыш ясады, ә бу саллы җыентыкны әзерләүдә бихисап шәхесләр катнашты, - дип уртаклашты район хакимиятенең мәгълүмат-аналитика бүлеге җитәкчесе Фәйрүзә Шәйхетдинова. - Күмәк тырышлыгыбызның җимеше бик күркәм килеп чыкты - Дүртөйленең беренче энциклопедиясен кулга алган һәркем бу җәһәттән сөенү һәм горурлык тойгысы кичерми калмагандыр.

Энциклопедиядә Дүртөйле районының данлы тарихы, үсеш этаплары, күренекле шәхесләре хакында бай мәгълүмат тупланган. Ул туган як тарихын өйрәнүчеләр өчен генә түгел, мәктәп укучылары һәм укытучылар өчен дә менә дигән әсбап.

Энциклопедиянең исем туена мәртәбәле кунаклар республикабызның төрле тарафларыннан җыелган иде, чыгыш ясаган һәркем аның авторларына чиксез рәхмәтен белдерде.

Чара, эпидемиологик хәлне искә алып, барлык хәвефсезлек таләпләрен үтәп оештырылды.

Дүртөйленең беренче энциклопедиясенең презентациясе хакында тулы репортаж гәзитебезнең киләсе саннарының берсендә дөнья күрер.

Фото: М. Латыйпова

Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас: