+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
9 октябрь 2021, 16:20

Илештә ярминкә гөрләде

Республика көне уңаеннан районда һәм авылларда байтак чаралар оештырылды

Илештә ярминкә гөрләде
Илештә ярминкә гөрләде



Илеш районы үзәге Югары Яркәйдә Республика көненә багышлап авыл хуҗалыгы продукциясе һәм көндәлек кирәкле азык-төлек товарлары ярминкәсе үтте. Әйтергә кирәк, район халкы ярминкәләрне бик тә көтеп ала. Крестьян-фермер хуҗалыклары, сәүдәгәрләр тәкъдим иткән товарлар халык күңеленә хуш килде. Илешлеләр - бәрәңге, ит, бал; мал тотучылар - печән, салам һәм ашлык; шулай ук агач үсентеләре, җиләк-җимеш, яшелчә, маринадланган продукция; кием-салым, аяк киеме һ.б. сатып алды.
Район һәвәскәрләре бик матур концерт программасы әзерләгән иде. Илеш районы Советы секретаре Игорь Никифоров ярминкәгә килүчеләрне бәйрәм белән тәбрик итте, авыл хуҗалыгы тармагы хезмәтчәннәренең агымдагы елда башкарган эшләре һәм торак пуктларын төзекләндерү барышы белән кыскача таныштырды.

Автор фотосы.

Автор:Идрис Саитгалеев
Читайте нас: