+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
9 октябрь 2021, 08:11

"Җирдә халыклар дуслыгын уздырыр көч юк әле!"

Зур бәйрәм - Республика көнен каршылыйбыз. Башкортстаныбызны, һәркайсыбызны якты язмыш, күркәм киләчәк көтсен! Туган төягебезнең хозурлыгыннан көч алып, хис-илһам алып шагыйрьләребез, язучыларыбыз яңадан-яңа әсәрләрен иҗат итсен, көннәребез имин, күкләребез һәрчак аяз булсын!

"Җирдә халыклар дуслыгын уздырыр көч юк әле!""Җирдә халыклар дуслыгын уздырыр көч юк әле!"
"Җирдә халыклар дуслыгын уздырыр көч юк әле!"

Башкортстан - юл башлаган
Инә бүре төсле ул.
Иманы зур, куәте нык,
Рухы белән көчле ул.

Күрсәң, әнә Шүлгәнташта
Гасырлар арасыннан
Кан бабабыз бүгенгегә
Үрелеп карый сыман.

Ул әйтә: "Бердәм яшәгез,
Йолдызлардан югары.
Җирдә халыклар дуслыгын
Уздырыр көч юк әле".

Рафаил ХАФИЗОВ,
Русия һәм Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Фото: М. Латыйпова

Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас