+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
9 октябрь 2021, 11:26

Миңнегали Шәйморатов - республика горурлыгы

Без Республика көнен каршылаганда төбәгебездән чыккан күренекле кешеләрне искә алабыз. Шуларның берсе — Миңнегали Шәйморатов.

Миңнегали Шәйморатов - республика горурлыгы
Миңнегали Шәйморатов - республика горурлыгы
Илебезгә фашистлар басып кергәч, 1941 елда Башкортстанда ике кавалерия дивизиясе оештырырга карар ителә. Тик ике дивизия туплауга республиканың көче дә, матди хәле дә булмый, шунлыктан берне — 112нче Башкорт кавалерия дивизиясен оештырырга булалар. Штат расписаниесе буенча дивизиядә 4000 кеше һәм 5650 ат исәпләнә. Солдатларның — кышкы һәм җәйге кием, сугыш кирәк-ярагы, ә атларны печән һәм солы белән тәэмин итәргә кирәк була. Пулемет тачанкалары — Уфада, поход, аш-су җиһазлары — Белоретта, хәрби балталар, кәйләләр, тимерчыбык кисү кайчылары Стәрлетамакта әзерләнә.
Дивизия командиры итеп полковник Миңнегали Шәйморатов тәгаенләнә.

Миңнегали Минһаҗ улы 1899 елның 15 августында хәзерге Кырмыскалы районының Биштәкә авылында аз җирле, ярлы крестьян гаиләсендә туган. Аңа уку аз эләгә, 14 яшендә әнисе дә үлеп киткәч, үз көнен үзе күрергә туры килә. Шәһәргә чыгып китә, Уфа пароходчылыгының “Урал” пароходына матрос булып яллана. Анда ул 1918 ел ахырына кадәр хезмәт итә. Гражданнар сугышы башлангач, үз теләге белән Кызыл Армиягә языла. 270нче Белорет укчылар полкы составында Колчак гаскәрләренә каршы сугыша. Төркестан фронтында да, С. М. Буденныйның Беренче атлы армиясендә дә була.

М. Шәйморатов 1920 елның 15 апрелендә Казанда кече командирлар әзерләүче 9нчы татар-башкорт кавалерия курсларында укый башлый. Төгәл бер елдан Идел буе хәрби округы аерым кавалерия бригадасының взвод командиры итеп билгеләнә. Шул вазыйфада хезмәт итүе белән бер үк вакытта хәрби курсларда белемен дә арттыра. 1931-34 елларда Мәскәүдә М. В. Фрунзе исемендәге Хәрби академиядә укый һәм шунда ук Кызыл Армия Генераль штабының Разведка идарәсенә җаваплы вазыйфага тәгаенләнә. Төркиядә һәм Кытайда хезмәт итә.

Полковник Шәйморатов Бөек Ватан сугышының тәүге көннәреннән үк фронтта була, генерал П. Доваторның кавалерия корпусы составында Мәскәүне саклый. 1941 елның 25 декабрендә Уфага кайтып, 112нче Башкорт кавалерия дивизиясен кабул итеп ала. 1942 елның 2 июленнән дивизия алгы сызыкта сугыша. Шул ук елның 10 ноябрендә Шәйморатовка генерал-майор дәрәҗәсе бирелә. 1943 елның 14 февраленнән дивизия “16нчы Башкорт гвардия кавалерия дивизиясе” дип йөртелә башлый. Ул Доннан Эльбага кадәр 4000 чакрым юл үтә. 3860 яугир орден-медальләр белән бүләкләнә, 78 кеше — Советлар Союзы Герое, бишесе Дан орденының тулы кавалеры була.

1943 елның 23 февралендә Ворошиловградны азат итү максатында дошман тылына ясалган рейдтан чыкканда Миңнегали Шәйморатов һәлак була.
Данлы якташыбыз ике Кызыл байрак һәм Ленин, “Кызыл йолдыз” орденнары белән бүләкләнә. Аның исемен мәңгеләштерү буенча республикада байтак эшләр башкарылды. Туган авылы “Шәйморат” дип үзгәртелде. 1964 елда биредә аның бюсты куелган иде, 2015 елда М. М. Шәйморатовка атлы һәйкәлне ачу тантанасы булды. Генералның бюсты Уфадагы “Җиңү” паркында да, Эчке гаскәрләрнең Затонда урнашкан махсус отряды биләмәсендә дә куелды. Махсус отряд, шулай ук, Шәйморат урта мәктәбе, Уфа, Стәрлетамак, Салават, Ишембай, Октябрьский шәһәрләрендә урамнар Миңнегали Шәйморатов исемен йөртә. Күп кенә музейларда каһарман генерал белән бәйле экспонатлар саклана. Аның якты образы әдәбият, сәнгать әсәрләрендә сынландырылган.

2020 елда Русия Президенты Владимир Путин Бөек Ватан сугышы чорында немец-фашист илбасарларына каршы көрәштә күрсәткән батырлыгы өчен Миңнегали Шәйморатовка Русия Герое исеме бирү турындагы указга кул куйды.

Шулай ук, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән 2019 елда республикада "Генерал Шәйморатов ордены" булдырылды.




Шулай ук, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән 2019 елда республикада "Генерал Шәйморатов ордены" булдырылды.


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: