+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
10 октябрь 2021, 10:20

Ике "Алтын йолдыз"лы лачын

Республика көне уңаеннан туган ягыбыздан чыккан күренекле кешеләрне искә алуны дәвам итәбез.

Ике "Алтын йолдыз"лы лачын
Ике "Алтын йолдыз"лы лачын
Республика көне уңаеннан туган ягыбыздан чыккан күренекле кешеләрне искә алуны дәвам итәбез.

Очучы-штурмовик Муса Гәрәев - Башкортстаннан бердәнбер ике тапкыр Советлар Союзы Герое. Ул Илеш районы Бишкурай авылында туып-үсә. Бөек Ватан сугышында Муса Гәрәев “Ил-2” самолетында штурм авиа­циясендә хезмәт итә. Үзенең сугышчан иптәшләре белән бергә дошман аэродромнарын, ныгытмаларын, танк колонналарын, тимер юл узелларын, станцияләрне, диңгез транспортларын, артиллерия һәм миномет батареяләрен бомбага тота һәм штурмлый. Бөек Ватан сугышы чорында Муса Гәрәев 250 хәрби очыш ясый.
1987 елның 17 сентябрендә 65 яшендә вафат була. Уфа шәһәренең Җиңү паркында җирләнгән. Легендар якташыбызның исеме РОСТО авиация спорт клубына, Уфадагы 2нче автомәктәпкә, теплоходка бирелгән. Уфада Дан бульварында аңа бронза бюст куелган, ул яшәгән йортка истәлекле тактаташ беркетелгән. 1947 елда СССРның халык рәссамы, скульптор Н. В. Томскийның базальттан ясаган скульптура портреты варианты Третьяков галереясендә урнашкан. Ел саен Герой истәлегенә бокс буенча Бөтенрусия турниры үткәрелә. Илеш районы үзәге Югары Яркәй авылында һәйкәл куелган, музее ачылган. 2012 елда бу музей каршында “Ан-2” самолеты урнаштырыла. Район үзәгендәге кинотеатр, бер урам аның исемен йөртә. Муса Гәрәев исемен мәңгеләштерү йөзеннән Бишкурай авыл биләмәсендә эшләп килгән “Коммунар” колхозы исеме үзгәртелеп, 1987 елда аңа Муса Гәрәев исеме бирелә. 2011 елдан — Бишкурай урта гомуми белем бирү мәктәбе, 2015 елдан 2062нче Бишкурай авылы сайлау участогы да ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев исемен йөртә. Бишкурай урта мәктәбенең икенче катында урнашкан тулы бер зал легендар якташларына багышланган. Монда “Муса Гәрәевның Хәрби Дан музее” эшли. Шулай ук Геройның бюсты да урнашкан. Иләкшиде авылында Муса Гәрәев истәлегенә стела куелган, бер урамга исеме бирелгән. Ташчишмә авылында йорт-музей эшли.

Фото: Pinterest


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: