+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
10 октябрь 2021, 10:15

Әлшәйдә җыр хезмәт белән янәшә

Район үзәге Раевка авылының Совет мәйданында “Мәңге сөйгән туган төбәгем” исеме астында тантаналы бәйрәм концерты оештырылды. Ул Республика көненә һәм Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәменә багышланды.

Әлшәйдә җыр хезмәт белән янәшә
Әлшәйдә җыр хезмәт белән янәшә

Тантаналы чараны тәбрикләү чыгышы белән Әлшәй районы хакимияте башлыгы Дамир Мостафин ачты. Дамир Радик улы төбәк хезмәтчәннәренең туган республика уңышларына лаеклы өлеш кертүен билгеләде, якташларны зур бәйрәм белән котлады. Район җитәкчесе хезмәт алдынгыларының зур төркеменә Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.
Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы бүләкләрен дистәдән артык хезмәт алдынгысы алды, алар арасында “Раевка” җәмгыяте сыер савучысы Лилия Анчина, “Раевсахар” җәмгыятенең баш инженеры Руслан Белинский, крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Алмаз Гомәров кебек үз эшенең осталары бар.
Районның Мактау грамоталары белән Н. М. Сибирцев исемендәге Аксен агросәнәгать колледжы директоры Ришат Абдулвәлиев, Ташлы авылы китапханәчесе Фәнисә Галиәкбәрова һәм башкалар бүләкләнде.
Бәйрәм концертында төбәк авыл сәнгатенең күренекле вәкилләре – “Замана”, “Ахирәтләр” , “Гөлнәзирә” иҗат ансамбльләре чыгыш ясады.

Фото: Әлшәй районы хакимияте сайтыннан.

 

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас: