+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
10 октябрь 2021, 11:20

Олы Чишмәгә - олы хөрмәт

Олы Чишмәгә олы хөрмәт күрсәтеп, аны төзекләнергән Мәмәтәй авылы халкы башкаларга да үрнәк булып тора.

Олы Чишмәгә - олы хөрмәт
Олы Чишмәгә - олы хөрмәт

Республика көне уңаеннан Тәтешле районында авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтте, халык арзан хакка яшелчә, ит, бал сатып алды. Шулай ук килүчеләр Республика көне уңаеннан үткәрелгән бәйрәм концертын тамаша кылды.
Районның Бүлкайпан авыл биләмәсенә караган Мәмәтәй авылында да зур бәйрәм үтте. Авыл халкын ничә еллар тәэмин итеп торган Олы Чишмә төзекләндерелгәннән соң, тантаналы рәвештә ачылды. Чарада мәртәбәле кунаклар: район хакимияте башлыгы Фәнүр Шәйхисламов, Пермь крае Куеда районының Башкорт корылтае җиткәчесе Алия Сафина катнаштылар.
- Чишмәнең 100 елдан артык тарихы бар, аның суын авыл халкы гына түгел, тирә-яктан да килеп алалар. Төзекләндерү эшләрен "Бердәм Русия" партиясенең "Анык эшләр" программасы ярдәмендә башкардык, шулай ук бу изге эштә авылның игелекле кешеләре Тимергали Садретдинов, Фидәрис Гафурҗанов, Рамил Шәяхмәтов, Ахунҗан Гыйльмуллин ярдәмләштеләр. Әлеге объектны төзекләндерүгә үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәтлебез, - диде авыл хакимияте башлыгы Флүр Зиннәтуллин.
Бәйрәмне оештыруда авыл клубы мөдире Гөлфирә Шәрифханова зур көч салды. Ә инде бәйрәм чараларын район мәдәният йорты артистлары чыгышлары бизәде.

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА.
Тәтешле районы.

Фото:
Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: