-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
10 октябрь 2021, 21:00

Республиканың данлыклы улы ул

Рәми Гарипов башкорт әдәбиятында зур урын алып тора.

Республиканың данлыклы улы ул
Республиканың данлыклы улы ул

Башкортстанның халык шагыйре Рәми Ягъфәр улы Гарипов 1932 елның 12 февралендә туган. Уфаның 9нчы мәктәбендә укыган, бүген ул 1нче Республика гимназия-интернаты, Рами Гарипов исемен йөртә. Рәми Гариповның шигырьләре 1950 елда басыла башлый.

Беренче шигыре “Әдәби Башкортстан” журналында басыла. Ә беренсе "Юрүзән" шигырьләрь китабына карата 1954 елда Әдәбият институты студенты диплом эше яза. Гарипов “Таш гөл”, “Тургай җыры” шигырьләр җыентыкларын туган ягына, табигатенә, якташларына багышлый. Аннан соңгы «Полет», «Заветное слово», «Рябинушка» җыентыкларында фәлсәфи лирика күп. Тормышның мәгънәсе, халыкның тарихи язмышы, буыннарның рухи бәйләнеше, туган телнең һәм мәдәниятнең киләчәге өчен борчылу турында уйланулар Гарипов шигъриятенең асылын тәшкил итә. Ул еш кына башкорт шигъри иҗатына, бигрәк тә кобаер жанрына һәм классик халык җырларына мөрәҗәгать иткән. Бу жанрларны торгызуда һәм үстерүдә аның өлеше зур.

Рәми Гарипов Пушкин, Лермонтов, Есенин, Блок, Һейне, Хәйям, Рудаки, Гамзатов шигъриятенең әдәби тәрҗемә остасы буларак та зур танылу алды. Совет милли сәясәтенә тәнкыйди мөнәсәбәт өчен Гарипов эзәрлекләүләргә дучар ителә. Күп кенә шигырьләре шагыйрь исән чакта басылып чыкмаган. 1964 елда язылган «1937» поэмасы 1987 елда гына дөнья күрә.

1988 елда Рәми Гарипов үлгәннән соң Салават Юлаев исемендәге республика премиясенә лаек була. Шагыйрьнең туган ягында - Салават районының Аркаул авылында йорт-музей ачылды, анда шагыйрь бюсты куелды.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: