+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
10 октябрь 2021, 10:25

Уфада ат чабышлары узды

Кичә «Акбузат» ипподромында «Терра Башкирия» турнирының финал этабы, шулай ук Башкортстан Республикасы Башлыгы призына ат чабышы, Урта һәм Кара диңгез илләре җайдакларының III этабы узды.

Уфада ат чабышлары узды
Уфада ат чабышлары узды

Бу чара - республикада “Демография” гомумдәүләт проектына ярашлы тормышка ашырылучы “Спорт - тормыш нормасы” федераль проекты яхшы эшләвенең бер дәлиле.
«Терра Башкирия» турнирының финал этабы чабышларында сайлап алу этапларында җиңүчеләр катнашты. Ипподром холлында күргәзмә дә оештырылган иде, анда килүчеләр районнардагы товар җитештерүчеләр продукциясе белән таныша алды. Анда кымыз, бал, сөт продуктлары, ит деликатеслары, гамәли һәм сынлы сәнгать эшләнмәләре тәкъдим ителде. «Любизар» хәрби-тарихи клубы экспозициясе тамашачыларын аерым игътибар җәлеп итте.
Финал турниры ике этапка бүленгән иде. Беренче этапта 12 җайдак үзара көч сынашты. Икенче этапта беренче урынны алган жокей - соңгы килгән ат, икенче урынны алган жоккей, шулай ук, азактан икенче килгән ат белән алышты, башкалар да шулай ук алышты. Ярышлар «Акбузат» ипподромы атларында узды.
Ике узыш нәтиҗәләре буенча беренче урын билгеләнде. Ул Әлшәй районыннан килгән Руслан Гәрәев булды. Вице-чемпион булып Кушнаренко районыннан килгән Илназ Гәрәев танылды. Өченче урынны Дуван районыннан килгән Илдар Нургалиев яулады.

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: