+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
10 октябрь 2021, 18:15

Уфада Шаляпин нинди эзләр калдырган?

Уфада Федор Шаляпин исеме белән бәйләнгән бөтен нәрсәгә аеруча җылылык белән карыйлар.

Уфада Шаляпин нинди эзләр калдырган?
Уфада Шаляпин нинди эзләр калдырган?

17 яшьлек егет нәкъ менә Уфада сәнгать баскычларыннан беренче адымнарын ясый.
Танылган антрепренер Семенов-Самарский труппасыннан булган яшь хористка Монюшконың "Галька" операсында бер башкаручыны алыштырырга туры килгән. Шуннан соң яшь вокалистны күреп алалар һәм Уфаның дворян җыены бинасында (хәзер Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясе) чыгыш ясарга чакыралар. Бу концерт залының бүген Шаляпин исемен йөртүе очраклы түгел.
Русиядә Федор Шаляпин истәлеген мәңгеләштерүче беренче мемориаль такта шулай ук Уфа сәнгать академиясе бинасы фасадына 1967 елда куела. Бу вакыйганың инициаторы - республикада танылган җырчы һәм рәссам Борис Торик. Шаляпин концерт залында "Уфада Шаляпин кичәләре" халыкара опера сәнгате фестивале һәм бөек җырчыга багышланган "Дебют" яшь вокалчылар конкурсы уздырыла.

Фото: russian-records.com

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: