-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
10 октябрь 2021, 11:25

Өйләрдә бәлеш пешә!

Һәркемдә бәйрәм кәефе.

Өйләрдә бәлеш пешә!
Өйләрдә бәлеш пешә!

- Республика көне уңаеннан Краснокама районында бик күп чаралар үтте. Район үзәгендә ярминкә гөрләде. Республика көненә багышланган зур бәйрәм чарасы үтте. Алдынгы хезмәткәрләр тәбрикләнде. Шулай ук авыл биләмәләрендә дә төрле чаралар, концертлар узды. Әлбәттә, алар хәвефсезлек чараларын саклап үткәрелә.
Мәдәният хезмәткәре буларак, Республика көненә төрле чаралар, ярышлар, викториналар үткәрәбез, концерт оештырабыз, аларда хәвефсезлек чаралары күрелүен дә искәртеп үтәргә кирәк. Укучылар да, кечкенә балалар да, өлкәннәр дә мондый чараларда актив катнаша. Һәркемнең күңеле республика өчен горурлык хисләре белән туладыр, чөнки Аллага шөкер, тормышыбыз бик матур, Башкортстанда төрле милләт вәкилләре дус-тату яшибез. Безнең Яңа Каенлык авыл советында татарлар да, башкортлар да, урыслар да, марилар да бар, кулга-кул тотынышып эшлибез, яшибез.
Бәйрәм көне уңаеннан бирелгән ял көннәренә студентлар, кунаклар кайтты. Шуңа да бәйрәм һәр йортта дәвам итә, дип әйтергә дә ярый. Һәр йортта бәлеш пешә, табаларда бәйрәм сые - тәбикмәкләр чыҗлый. Киләчәктә дә шулай дөньялар имин булсын дип теләкләр телибез.

Ралина МӨХӘССИМОВА,
Яңа Каенлык мәдәният йорты мөдире.
Краснокама районы.
Фото: Гаилә архивыннан.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: